1 сентябрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Яңавыл районына эш сәфәре белән барды. Төбәк җитәкчесе коррекцион мәктәп-интернатның яңа бинасын ачты, социаль һәм мәдәни учреждениеләрдә булды, иҗтимагый территорияләрне төзекләндерү барышы белән танышты.
Яңавылда республика Башлыгы сәламәтлек мөмкинлекләре чикле укучылар өчен коррекцион мәктәп-интернатның яңа бинасын ачу тантанасында катнашты. Монда Башкортстанның 27 шәһәр һәм районыннан 160 бала белем ала. 33 бала ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калганнар.
Радий Хәбиров интернат-мәктәп укучыларын һәм педагогик коллективны яңа уку елы башлану белән котлады.
- Сезнең белән бергә мондый искиткеч вакыйгага шатлану өчен мин монда килмичә кала алмадым. Бу мәктәп барыбыз өчен дә зур әһәмияткә ия, - диде Башкортстан Башлыгы.
Интернат-мәктәп директоры Нуридә Хафизова, яңа бинаның ачылуы - район, педагоглар өчен зур вакыйга, дип ассызыклады.
Ачылу тантанасыннан соң Радий Хәбиров уку кабинетларын, актлар һәм спорт залларын, балалар яшәячәк корпус, ашханәне карады, интернат-мәктәп укытучылары һәм тәрбияләнүчеләр белән аралашты. Директор Нуридә Хафизова, Яңавыл коррекцион мәктәп-интернаты - республиканың төньяк-көнбатышында акыл зәгыйфьлеге булган, шулай ук ятим балаларга укыту, тәрбияләү һәм дәвалау-профилактик ярдәм күрсәтү белән шөгыльләнүче бердәнбер мәктәп-интернат, дип сөйләде.
Төбәк җитәкчесе ассызыклаганча, 2024 елга Башкортстанның бөтен территориясен колачлаган шундый муниципальара үзәкләр челтәре төзергә кирәк.
Фото: glavarb.ru