+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
1 сентябрь 2020, 05:42

Мәктәпләр әзер

Дүртөйледә белем учакларын яңа шартларда эшләтү өчен барлык чаралар күрелгән.Быел Белем көнен беренче сыйныфка баручы балалар һәм аларның әти-әниләре генә түгел, мәктәп укучыларының һәркайсы дулкынлану белән көтте. Ни дисәң дә, коронавирус пандемиясе аркасында берничә ай дистанцион белем алырга туры килде, мәктәп тә, дәресләргә чакырып чыңлаучы кыңгырау тавышы да сагындырды!

Дүртөйледә белем учакларын яңа шартларда эшләтү өчен барлык чаралар күрелгән.

Быел Белем көнен беренче сыйныфка баручы балалар һәм аларның әти-әниләре генә түгел, мәктәп укучыларының һәркайсы дулкынлану белән көтте. Ни дисәң дә, коронавирус пандемиясе аркасында берничә ай дистанцион белем алырга туры килде, мәктәп тә, дәресләргә чакырып чыңлаучы кыңгырау тавышы да сагындырды!

– Дүртөйле районы мәктәпләре һәм балалар бакчалары яңа уку елына тулысынча әзер, — дип уртаклашты мәгариф идарәсе җитәкчесе Нәсимә Ибәтуллина. — Августның 4еннән 10ына кадәр алар махсус комиссия тарафыннан тикшерелде, барысы да укучыларны кабул итәр өчен әзер дип табылды.
Нәсимә Рафаил кызы билгеләвенчә, Дүртөйле районында 29 мәктәп һәм 20 балалар бакчасы, өч өстәмә белем бирү учреждениесе эшли.
Мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеге хакында сөйләгәндә, мәгариф идарәсе җитәкчесе шәһәрнең 1нче урта мәктәбен аерым билгеләп үтте.
Биредә районның барлык мәктәпләреннән килгән укучылар Бердәм дәүләт имтиханы тапшырды, ә резерв көннәрендә Илеш, Бакалы, Чакмагыш районнары чыгарылыш сыйныф укучылары да сынау тотты. 1нче мәктәп, шулай итеп, июль ахырына кадәр киеренке режимда эшләде. Шуңа карамастан, аның тату, бердәм коллективы иң беренчеләрдән булып мәктәпне яңа уку елына әзерләде.
Икенче сменаны гамәлдән чыгару максатында район хакимияте зур эш алып бара: элекке Балалар йорты бинасында әлеге вакытта капиталь ремонт дәвам итә. Аның түбәсе алмаштырылган, тәрәзә-ишекләре, идәннәре яңартыла, бүлмәләре сыйныф кабинетлары итеп үзгәртелә. Әлеге бинаны төзекләндерү эшләре ел ахырына кадәр тәмамланыр дип күзаллана. Ә киләсе ел башыннан моңа кадәр ике сменада белем алган 4нче урта мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары анда күчәчәк һәм бер сменада укый башлаячак.
“Үсеш ноктасы” дип аталган проект та Дүртөйле җирлегендә яхшы тамырланып бара. Аның кысаларында былтыр Иванай, Исмаел, Семилетка авылларында урнашкан өч мәктәп матди-техник базасын ныгыткан булса, быел Дүртөйле шәһәренең 5нче урта мәктәбе проектка кушылган. Информатика, ОБЖ, технология дәресләрен үткәрер өчен компьютерлар, 3Д принтерлар, беренче медицина ярдәме күрсәтү өчен махсус җайланмалар һәм башка җиһазлар кайтарылган, ремонт эшләре үткәрелгән.
Район мәгариф челтәрендәге мәктәп ара укыту комбинаты балаларны зур тормышка әзерләү җәһәтеннән эш алып бара. Биредә 8-10нчы сыйныф укучылары эшче һөнәрләрне үзләштерә. Комбинаттан алар тегүче, ташчы, механизатор, электрик, автослесарь һөнәре алып чыга, мәктәпне тәмамлау хакындагы аттестат белән бергә һөнәри таныклык ала.
БДИны Дүртөйленең өч укучысы 100 баллга тапшырган. Аларның икесе — 3нче гимназияне, берсе Наҗар Нәҗми исемендәге башкорт гимназиясен тәмамлаган. Остазлары — химия укытучысы Юля Устюжанина, урыс теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнур Солтанова. 15 укучы БДИ буенча аерым фәннәрдән 92 һәм аннан күбрәк балл җыйган.
Район укытучылары республика һәм төбәкара һөнәри бәйгеләрдә даими җиңүләр яулый. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Эльза Мөхәммәтҗанова, башкорт теле укытучылары Зөлфия Халикова, Руфина Камалова, инглиз теле укытучысы Наилә Наҗарова район данын лаеклы яклаган.
— Беренче сентябрьдән мәктәпләребезнең ишекләре ачылачак. Әлбәттә, аларның эшләү форматына яңа таләпләр куела, — ди мәгариф идарәсе җитәкчесе. — Дәресләр 35 минут булачак, мәктәпкә кергәндә, укучыларның тән температурасы үлчәнәчәк. Сыйныф бүлмәләрендә һаваны чистартыр өчен махсус җайлан­малар – рециркуляторлар урнаштырылачак. Моның өчен районга республика казнасыннан ике миллион сумнан артык акча бүленде. Кайбер мәктәпләрдә җәйге лагерьлар эшләү планлаштырылган иде, алар бу приборлар белән җәен үк тәэмин ителде.
Быел беренче сыйныфка 709 бала укырга керәчәк, ә җәмгысы Дүртөйле районы һәм шәһәре мәктәпләрендә 7 меңнән артык бала белем алачак. Балалар бакчаларында 2500дән күбрәк сабыйны көтәләр.
Фото: М.Латыйпова фотосы.
Читайте нас