Республикада 500 меңгә якын бала өчен бүген яңа уку елы башлана.
Бу көнне балалар да, аларның әти-әниләре дә, укытучылар да, югары җитәкчелек тә, гомумән, мәгариф өлкәсенә кагылышы булган һәркем зур дулкынлану белән көтте. Ни өчен дигәндә, коронавирус пандемиясенә бәйле белем бирү учреждениеләрендә укулар апрельдән башлап гадәти режимда туктатылганга күрә, 1 сентябрьдән балаларның мәктәптә парта артына утыруы ахыргача диярлек шик астында булды. Шулай да ил һәм республика җитәкчелеге коронавирус таралуга каршы дәүләт дәрәҗәсендә күргән колачлы чаралар нәтиҗәсендә җәй айларында, ниһаять, хәлне тотрыкландыруга ирешелде. Һәрхәлдә авыручылар санының кискен артмавын, кимүгә баруын, бу җәһәттән тотрыклылык урнашуын исәпкә алып, республика җитәкчелеге 1 сентябрьдән мәктәпләрдә һәм башка уку йортларында укытуны гадәти режимда тергезү мөмкин дип тапты.
Дөрес, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров билгеләвенчә, укыту процессы иң катгый санитар-эпидемиологик һәм хәвефсезлек таләпләре шартларында оештырылачак. Аерым алганда, мәктәпләрдә һәм уку йортларында барлык керү урыннары да ачылып, төрле сыйныф укучылары алардан аерым, төрле вакытта үтеп йөриячәк. Физика, химия, физкультура кебек дәресләрдән башка, барлык фәннәр фәкать бер кабинетта укытылачак. Һәр сыйныф өчен тәнәфесләр дә аерым булачак, ягъни гомум мәктәп укучылары өчен кыңгырау әлегә шалтырамый тора. Мәктәп бинасына кергәндә, мотлак рәвештә һәр укучының тән температурасы үлчәнәчәк, ул 37 градустан югары булган очракта, бала медицина кабинетына җибәреләчәк, арытаба аның ата-анасы белән берлектә тиешле чара күреләчәк. Тулысынча савыкканга кадәр ул башка укучылар белән контактка кермәячәк. Янә дә шул: агымдагы елдан мәктәпләрдә медицина университеты һәм медицина колледжлары студентларыннан торган медицина инспекторлары эшләячәк. Алар белем бирү учреждениесендә санитар-эпидемиологик таләпләрнең төгәл үтәлүен — барлык өслекләр, тоткаларның ике сәгать саен сулы чүпрәк белән сөртелүен, уку кабинетларының даими җилләтелүен һәм җыештырылуын, өлкәннәр арасында битлек режимы үтәлешен һәм башкаларны җитди контрольдә тотачак. Әйткәндәй, яңа таләпләргә ярашлы, укытучы балалар белән мотлак 1,5 метр социаль дистанцияне саклап, һәм битлектә эш алып барырга тиеш. Тагын бер яңалык, барлык белем бирү учреждениеләре дә рециркулятор дип аталучы бинадагы һаваны чистарту һәм зарарсызландыру җиһазлары белән коралландырылды.
Мәктәпләрдә укулар барлык сыйныфлар өчен гадәти режимда башланса, колледжларда әлегә 1нче һәм соңгы курсларга, югары уку йортларында “беренчеләр”гә генә оффлайн уку рөхсәт ителде. Колледжларда укучы калган курслар производство практикасына китсә, башка курс вуз студентлары белем үрләрен әлегә дистанцион режимда яулаячак. Бу алар яшәгән тулай торакларда кеше санын минимумга калдырып, анда коронавирус таралмасын өчен шулай эшләнә. Бер сүз белән, ил һәм республика җитәкчелеге, җаваплы министрлык һәм ведомстволар, тарафыннан уку елы башлануга бәйле эпидемиологик хәл катлауланмасын өчен барлык тиешле хәвефсезлек чаралары күрелде. Республиканың мәгариф министры Айбулат Хаҗин Хөкүмәттә узган атнада үткән оператив киңәшмәдә белдерүенчә, Башкортстанда гына да мәктәпләрне коронавирус таралуга каршы әзерләү өчен 284,5 миллион сум акча бүленгән. Һәм бу очраклы түгел.
— Укулар башлануга бәйле 1 сентябрьдән яңа эпидемиологик чор башлану ихтималлыгы да юк түгел. Чөнки 900 меңләп бала (шул исәптән 488602 мәктәп укучысы — И.Ф.), 165 мең чамасы тәрбияче, укытучы, преподаватель, башка хезмәткәрләр ябык биналарда эш башлаячак. Шуңа да алар арасында коронавирус йоктыру куркынычы сизелерлек арта. Моңа юл куймас өчен уку процессын яңача оештыруга кагылышлы катгый хәвефсезлек таләпләренең барысы да төгәл үтәлергә тиеш. Барысы да безнең яңа уку елына ни дәрәҗәдә җитди әзерлек белән килүебезгә бәйле, — диде бу уңайдан әлеге киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, барлык җаваплы ведомстволарның игътибарын янә бер тапкыр хәвефсезлек мәсьәләләренә юнәлтеп.
Республиканың барлык белем бирү учреждениеләрендәге кебек үк, Уфадагы данлыклы 84нче татар гимназиясендә дә яңа уку елына, ихтимал булган барлык хәвефләрне һәм хәл-шартларны исәпкә алып, гаять җитди әзерлек белән килгәннәр. Гимназия капкасын атлап керү белән безне ихата мәйданында бер-берсеннән 1 метр чамасы ераклыкта урнашкан асфальтта төшерелгән ак шакмаклар каршы алды. Аңлатуларынча, 1 сентябрьдә 1нче, 9нчы, һәм 11нче сыйныф укучылары өчен төрле вакытта ачык һавада үтәчәк тантаналы линейкада укучылар арасында социаль дистанцияне саклау өчен, махсус рәвештә һәр балага шундый “шакмак” әзерләнгән. Ә аларның ата-аналары инде тамашаны укучылардан 2 метр читтә аерым урында күзәтәчәк. Тантаналы линейкалар һәркайсы яртышар сәгать дәвам итәчәк, аннары укучылар да, аларның ата-аналары да өйләренә таралышачак. Әйткәндәй, 1 сентябрьдә дә, 2сендә укулар башлангач та, ниндидер аерым ихтыяҗ юк икән, ата-аналар гимназия эченә кермәячәк. Мәсәлән, быел 6 сыйныф кабул ителгән беренчеләрне һәр сыйныф өчен билгеләнгән махсус вакытта укытучылары гимназия ихатасында каршы алып, дәресләр тәмамлангач шунда кадәр үк озатып, һәркайсын әти-әнисенең кулына тапшырачак. Бу җәһәттән безне дә гимназия бинасына кергән урында “җиде иләк” аша үткәрделәр. Тәүдә һәр керү урынында урнаштырылган металл эзләгеч тикшерүен үттек. Аннары вахтада утыручы, махсус журналда теркәп, һәркайсыбызның тән температурасын тикшерде. Шуннан соң битлек, перчаткалар, аякка бахила кием, гимназия эченә үттек. Ә анда күз явын алырлык чисталык-пөхтәлек! Җәй эчендә төзекләндерелгән, буялган, агартылган коридорлар, уку бүлмәләре диварларыннан һәм идәннәреннән җиңелчә генә буяу исе килеп тора. Директор да, укытучылар да барысы да битлекләрдә булсалар да, һәркайсының күзләрендә яңа уку елының гадәти режимда башлануына бәйле шатлык нурлары балкый, очкын уйнап тора. Әнә гимназия директоры Равил Рифкать улы Идрисов беренчеләрне каршы алыр өчен кызыл тасма бәйләнгән җиз кыңгырауны да инде әзерләп куйган. Ә алар — азмы-күпме 205 бала икән быел!
— Шөкер, безнең микрорайонда яшәүчеләр арасында да, гомум Сипайлово бистәсе, башкала халкы арасында да гимназиянең абруе артканнан-арта бара. Былтыр, мәсәлән, беренче сыйныфка 185 баланы кабул иткән булсак, быел бездә укырга теләк белдерүчеләр саны тагы да артып, 205 баланы алдык. Алар алты сыйныфка бүленеп укыячак. Беренчеләр өчен тагын бер сыйныф булдыру да көн таләбе булып тора. Киләчәктә бу мәсьәләне дә уңай хәл итә алырбыз, дип ышанам. Ә, гомум алганда, 84нче татар гимназиясе яңа уку елына һәр җәһәттән җитди әзерлек белән килә. Беренчедән, коронавирус таралу куркынычы булуга бәйле, Роспотребнадзор кушкан барлык таләпләр дә тиешенчә үтәлде һәм укыту процессы катгый рәвештә алар кысаларында оештырылачак. Монысы инде һәркемгә аңлашыла торгандыр. Шул ук вакытта гимназия укыту процессын тагын да нәтиҗәлерәк оештыру, белем бирү сыйфатын күтәрү җәһәтеннән дә яңа уку елын мөһим казанышлар белән каршы ала. Әйтик, быел без, гимназия укучылары саны елдан-ел артуын күздә тотып, “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында 25 балага исәпләнгән өр-яңа инглиз теле кабинеты булдырдык. Эчендәге барлык җиһазлар өр-яңа булган бу кабинет заманча ноутбуклар, телемедиа аппаратура, 3Д технологияләре белән җиһазландырылды. Болар барысы укучыларның инглиз теле буенча белем сыйфатында да уңай чагылыш табар дип ышанасы килә.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров игълан иткән Эстетика елы да гимназия тормышында мөһим вакыйга белән билгеләнәчәк. Моңа кадәр артык күркәмлек белән аерылып тормаган гимназиягә терәлеп торган территорияне коймалап алдык. Агач-куаклар да үскән бу мәйданчык чистартылып, яшел хәтфә үлән чәчелеп, анда укучылар өчен ял зонасы булдырылачак. Әйткәндәй, анда урнаштыру өчен татар милли орнаментлары белән тимердән коеп зәвык белән ике эскәмия эшләттек. Әлегә алар мәктәп алдына урнаштырылды. Ял зонасында эшләр тәмамлангач, шунда күчереләчәкләр. Эпидемиологик хәл яхшыргач, укучылар тәнәфес вакытында бирегә яшел хәтфәгә утырып ял итәр, саф һава сулар, дип уйлыйм. Хәтта ки, көн яхшы булганда, кайбер дәресләрне дә анда үткәреп булачак, дигән фикердәмен. Әмма, кабатлап әйтәм, илдә һәм республикада эпидемиологик хәл яхшыргач кына.
Мөһим төзекләндерү эш-ләренә килгәндә, кече сыйныфлар өчен барлык бәд-рәфләрдә дә санузел яңага алыштырылды. Әйткәндәй, алар укулар башлангач һәр ике сәгать саен махсус химик препарат белән эшкәртелеп, юылып, сөртелеп торачак. Моның өчен 60 литр препарат кайтарылды, — дип башкарылган эшләр һәм гимназиянең яңа уку елына әзерлеге белән таныштырды аның директоры Равил Идрисов.
Җәмгысы быелгы уку елында гимназиядә 1500дән күбрәк бала белем алачак. Санитар-эпидемиологик таләпләргә һәм алдан эшләнгән графикка ярашлы, алар бер-берсе белән кисешмәгән дүрт агымга бүленеп укыячак. Ашханәдә туклану да шушы тәртиптә булачак. Ягъни бер сыйныф төшке ашны ашаганда башкалар аларны күрмәячәк. Ә менә укыту, балаларның күпкырлы үсешенә юнәлтелгән эшне көчәйтү, тәрбияви чараларны арттыру җәһәтеннән, директор белдерүенчә, гимназия коллективы, быел, элек булганнарына өстәп, яңа проектларны да җәелдерергә ниятли. Мәсәлән, быел укуларын 10нчы сыйныфта дәвам итәчәк өч сыйныфка бүленгән 80 бала, теләкләренә һәм сәләтләренә карап, махсуслашкан өч юнәлештә укытылачак. Төгәл фәннәрне үз итүчеләр — техник, химия-биологияне яратучылар — табигый фәннәр, тел-әдәбият-тарихка тартылучылар социаль-гуманитар сыйныфларга берләштереләчәк һәм әлеге юнәлешләрдә тирәнтен укытылачак. Аңлашыла, баштан ук шулай үзе теләгән фәннән баланың тирәнтен шөгыльләнүе со-ңыннан аңа җиңел генә югары уку йортларына керергә юл ача. Сүз уңаеннан, быелгы чыгарылыштагы укучылардан 12 бала гимназияне медаль белән тәмамлаган. Аларның барысы да, БДИны уңышлы тапшырып, үзләре теләгән уку йортларына кергән.
84нче татар гимназиясендә бүгенге көнгәчә бик уңышлы эшләп килүче һәм бик күп мәртәбәле конкурслар җиңүчеләре булган фольклор, бию ансамбльләре, театр студиясе белән бергә, быелдан гимназия каршында журналистика түгәрәге дә эшли башлаячак. Балаларны туган телдә каләм тибрәтергә зур тәҗрибәле татар теле укытучысы Айгөл Ахунова өйрәтәчәк. Янә бер мөһим яңалык, быелдан шулай ук, гимназиядә телевидение студиясе эш башлаячак. Әйткәндәй, моның өчен барлык тиешле корылмалар, аппаратура сатып алынган да инде.
— Татар гимназиясендә балаларны татар теленә, әдәбиятына, мәдәниятенә, фольклорына өйрәтүгә, аларны татар рухлы шәхес итеп тәрбияләүгә гаять зур урын бирәбез. Шуны да яхшы аңлыйбыз: төп фәннәр яхшы, тирәнтен, җиренә җиткереп укытылганда гына гимназиягә укучылар киләчәк, мәгариф системасында да, халык арасында да аның абруе югары булачак. Һәм безнең уку йортына татар милләтле генә түгел, башка милләттән булган балаларның да елдан-ел күбрәк килүен күреп, дөрес фикердәбез, дөрес юлдабыз, дип әйтә алам. Шөкер, бу җәһәттән педагогик коллективыбыз алга таба да сынатмас, белем сыйфаты да, тәрбия эше дә, милли рух та бездә иң югары дәрәҗәдә булыр дип ышанам, — дип яңа уку елына иң изге теләкләр, иң пакъ уйлар белән керүен белдерде Равил Рифкать улы.
Сүз дә юк, 65 укытучыдан 75 проценты югары категорияле булган алдынгы педагогик коллективның марканы киләчәктә дә югары тотачагы шик калдырмый. Шундый зур тәҗрибәле башлангыч сыйныф укытучыларының берсе, 27 ел стажга ия югары категорияле мөгаллимә Фәйрүзә Кашапова белән без аның булачак укучылары — 1 “в” сыйныфы белән тәүге очрашуы вакытында таныштык.
— 84нче татар гимназиясе коллективына шактый тирән белем (Благовещен педагогия училищесы, М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты) һәм эш тәҗрибәсе туплап, 2007 елда кушылдым. Быелгы беренчеләр минем эш тәҗрибәсендә инде алтынчы чыгарылыш булачак. Атнага ике сәгать татар те-леннән һәм чит телдән тыш, дүрт ел дәвамында калган барлык дәресләрне мин өй-рәтәчәкмен. Тәүге чорда 30ар минутлык өчәр дәрес булачак, аннары программа акрынлап катлауланачак. Китаплар белән тулысынча гимназия тәэмин итә. Уку әсбапларын, дәфтәрләрне, башка кирәк-яракларны ата-аналар ала. Алар барысы да әзер. Бу җәһәттән булачак укучыларымның ата-аналары белән тәүге очрашудан ук эшлекле һәм җылы мөгамәлә урнашты. Әле менә булачак укучыларымның күзләрендә очкын уйнавын, белемгә зур омтылышларын күреп тә күңелем шатлана. Шушы очкыннарны сүндермичә, киресенчә, аларны йолдыз дәрәҗәсенә җиткереп, хезмәттәшләрем, ата-аналар белән берлектә бу чыгарылышны да бишенче сыйныфка лаеклы итеп алып барып җиткерермен дип ышанам, — диде яңа уку елына якты өметләр белән килүче Фәйрүзә Кашапова .
Абруйлы укытучы сүзлә-рен куәтләп, 84нче татар гимназиясенең 1 “в” сыйныфы укучыларына гына түгел, иртәгә укуларын башлаячак республикадагы һәр балага Яңа уку елында фәкать уңышлар гына юлдаш булуын, былтыргы сынаулар сагаламавын телисе килә! Ә моның өчен һәркайсыбыз — бала-укытучы-ата-ана чылбырындагы һәркем — уяу булырга, хәвефсезлек мәсьәләсенә иң җитди игътибар бирергә тиеш. Хәерле сәгатьтә!
Илдар Фазлетдинов.