Уфа районының Жуково авылында 310 укучыны яңа мәктәп каршы алды.
Бүген Уфа районының Жуково авылында 310 укучы өчен “Уңыш мәктәбе” белем бирү учреждениесе үз ишекләрен ачты.
Мәктәп бинасы 1-11нче сыйныфларда белем алучы 375 укучыга исәпләнгән. Бина өч функциональ блоктан тора: беренче блокта - башлангыч сыйныфлар, икенче блокта - урта һәм өлкән сыйныфлар, өченче блокка спорт залы, ашханә, актлар залы керә.
Дәүләт телләре буларак, мәктәптә урыс һәм башкорт телләре укытылачак. Шулай ук биредә белем алучыларга туган телләрне өйрәнергә зур мөмкинлек бар: алар урыс, башкорт һәм татар телләрен сайлый ала. Укучылар мәктәптә, шулай ук, инглиз һәм немец телләрен дә өйрәнә ала.
Укучыларны уку йортында җанлы тормыш көтә, алар өчен 32 шимбә дә алдан планлаштырылган: туган як, республика халыклары мәдәниятенә багышланган спартакиадалар, Жуково авылына багышланган чаралар, кызыклы кешеләр белән очрашулар, авыл халкы белән берлектә кызыклы акцияләр үтәчәк.