Республика Башлыгы Радий Хәбиров Белем көне уңаеннан ачык дәрес үткәрде.
— Узган уку елы укытучылар һәм укучылары өчен, хәтта нәниләр өчен дә җиңел булмады. Чөнки дистанцион формада укырга туры килде. Без бу уку елын, һәрвакыттагыча, сыйныфларда, мәктәпләрдә башлап җибәрергә булдык, — диде республика Башлыгы яңа уку елы уңаеннан үткәргән ачык дәрестә.
Ул, укучыларга мөрәҗәгать итеп, үзләрен һәм белем бирүче укытучыларны сакларга киңәш итте. Бу эштә мәктәпләргә медицина инспекторлары да ярдәм киләчәк.
— Узган ел бик катлаулы булды. Шуңа да карамастан, өлкән сыйныф укучыларының күпчелеге БДИ тапшырды. Нәтиҗәләр хәтта узган елдагы белән чагыштырганда да яхшырак. Без инде быел ук югары уку йортларында бюджет урыннары санын 1,5 меңгә арттырдык. Киләсе елда тагын 2 меңгә якын артачак. Ел саен шулай артып барачак. Сезгә үзебезнең югары уку йортларына укырга керү мөмкинлеге арта. Һәм иң мөһиме — сез монда яшәячәксез һәм әти-әниләрегез белән аерылышмаячаксыз, - диде ул.
Төбәк Башлыгы ил Президенты Владимир Путинның сабыйлар өчен бик мөһим һәм кирәкле карар кабул итүен ассызыклап үтте. “Беренче-дүртенче сыйныф укучылары бушлай кайнар ризык белән тукланачак. Мин сабыйларга мөрәҗәгать итәм: яхшы ашагыз, көч туплагыз, ә без ашханәдә сезне яхшы ашатсыннар, анда ризык сыйфатлы һәм тәмле булсын өчен барысын да эшләргә тырышачакбыз", — диде ул.
Радий Хәбиров, яңа уку елы башлану белән котлап, барысына да сәламәтлек, уңышлар теләде.