+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
1 сентябрь 2020, 13:10

Яңавылда яңа мәктәп!

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның Яңавылда мөмкинлекләре чикле балалар өчен коррекция интернат-мәктәбен ачу тантанасында катнашуы турында язган идек.

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның Яңавылда мөмкинлекләре чикле балалар өчен коррекция интернат-мәктәбен ачу тантанасында катнашуы турында язган идек.

— Бу мәктәп безнең өчен бик зур әһәмияткә ия. Балалар өчен — туган йорт ул, анда алар белем ала, камилләшә. Укытучылар монда олы миссия башкара. Без сезгә хезмәтегез, балаларга биргән җылылык өчен рәхмәт белдерәбез. Мин кыска вакыт эчендә матур бина төзегән төзүчеләргә дә рәхмәтлемен. Барыгызны да 1 сентябрь белән котлыйм! — диде мәктәпне ачу тантансында республика Башлыгы.

«Безнең балалар даими кайгыртуга мохтаҗ, аларга уңайлылык тудырырга һәм җылылык бирергә кирәк. Мәктәп программасыннан тыш, без 8 юнәлеш буенча хезмәт дәресләре алып барабыз, — дип билгеләп үтте мәктәп директоры Нуридә Хафизова.

Мәктәптә 100 хезмәткәр эшли, шуларның 61е - махсус белемле педагог. 1962 елда төзелгән интернат-мәктәп бинасы янгын һәм санитар хәвефсезлек таләпләренә җавап бирми торган авария хәлендә дип табылган иде. Яңа корпуслар төзү проекты “Башкортстанның 100 еллыгына - 100 объект " республика адреслы инвестицион программасына кертелде.

Интернат-мәктәп территориясенең гомум мәйданы 3 гектар тәшкил итә, аны төзү 2018 елның октябрендә башланган һәм 366,6 миллион сумга төшкән. Төзелеш тулысынча республика бюджетыннан финансланды. Хәзер бер корпуста 190 укучыга исәпләнгән мәктәп, 170 балага интернат, балаларга хезмәт күрсәтү, аларны укыту һәм үстерү өчен кирәкле булган ярдәмче бүлмәләр (спорт залы, актлар залы, остаханәләр), шулай ук спорт корылмалары берләштерелгән.

Фото: glavarb.ru


Читайте нас