Стәрлетамак шәһәренең 23нче мәктәбенә яңа статус бирелде.
Ул хәзер полилингваль уку йорты булачак. Тантаналы чарада мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин, шәһәр хакимияте башлыгы Владимир Куликов катнаштылар.
— 23нче мәктәп - республикада иң зур уку йортларының берсе, быелдан ул үз эшчәнлеген полилингваль мәктәп буларак башлый. Урыс һәм башкорт телләреннән тыш, укучылар француз, инглиз, кытай һәм башка телләрне өйрәнәчәк. Безнең төбәктә мондый мәктәпләр аз түгел. Уку йортының перспективасы бар, һәм киләчәктә без төпле белемле укучылар чыгарырбыз дип өметләнәбез, — дип билгеләп үтте Владимир Куликов.
Уку елы башлану белән Стәрлетамак укучыларын Айбулат Хаҗин котлады. Ул мәктәпкә яңа статус бирелүне аның янә тууы дип билгеләде.
— Полилингваль мәктәпләр безнең республикада узган ел республика Башлыгы башлангычы белән эшләтеп җибәрелде. Бу укучыларның белемнәрен ачарга һәм аларны көндәшлеккә сәләтле итәргә мөмкинлек бирә. Мондый мәктәпләрнең өстенлеге шунда ки, алар - тулы көн мәктәпләре, ягъни бер сменада укый торган мәктәпләр. Көннең икенче яртысында укучылар өстәмә белем алу һәм дәрестән тыш эшчәнлек белән мәшгуль булачак. Полилингваль мәктәп Стәрлетамакның мәгариф флагманы булыр дип ышанам, — дип ассызыклады Айбулат Хаҗин.
23нче мәктәптә белем бирү процессы өч телдә: урыс, башкорт һәм инглиз телләрендә башкарылачак. Инглиз телен өйрәнү - 1нче сыйныфтан, икенче чит телне (немец телен) өйрәнү 6нчы сыйныфтан башлана. 5нче сыйныфтан дәрестән тыш эшчәнлек кысаларында француз, кытай һәм төрек телләрен өйрәнү планлаштырыла.
2-9нчы сыйныфларда башкорт теле дәүләт теле һәм туган тел буларак өйрәнелә, барлык параллельләрдә дә татар телен өйрәнү төркемнәре туплана.