+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәгариф
4 Сентября 2020, 07:20

Мәктәпләрне коронавирустан ничек сакларга?

Бу таләпләрне әти-әниләр дә белеп торырга тиеш.

Бу таләпләрне әти-әниләр дә белеп торырга тиеш.

Уфа укучыларының мәктәпкә катгый билгеләнгән вакытта килүе сорала. Шәһәр хакимияте шундый чакыру белән ата-аналар җәмәгатьчелегенә мөрәҗәгать итте.
Билгеле булуынча, яңа уку елында яңа коронавирус инфекциясе таралу шартларында балаларны мәктәпкә кабул итү эзлекле рәвештә төрле керү юллары аша оештырылды. Беренче уку көннәре әлеге таләпне үтәмәүчеләр барлыгын күрсәтте.
“Хөрмәтле ата-аналар, тудырылган шартларга аңлы каравыгызны сорыйбыз. Бары тик уртак көч белән генә барлык мәсьәләләрне дә хәл итә, тотрыклыландыра алачакбыз. Билгеләнгән графикларны төгәл үтәү — мәктәпкә кергәндә балаларның туплануын булдырмаска мөмкинлек бирәчәк. Балаларыбызның сәламәтлеген саклау мәсьәләләрендә аңлауга һәм хезмәттәшлек итүгә өметләнәбез", — диелә хәбәрдә.
Мәктәпкә килү графигына кагылышлы сораулар буенча мәктәп хакимиятенә яки сыйныф җитәкчесенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Шулай ук балада авыру билгеләре булган очракта мәктәпкә җибәрергә ярамый.

Фото: v102.ru
Читайте нас