+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
4 сентябрь 2020, 10:55

Мәктәпне тулысынча карантинга япканнар

Балалар дистанцион укытуга күчерелгән.

Балалар дистанцион укытуга күчерелгән.

Екатеринбург шәһәренең 179нчы мәктәбе карантинга ябылган, чөнки белем бирү оешмасының бер хезмәткәрендә коронавирус ачыкланган. Балалар дистанцион укытуга күчерелгән. Бу хакта шәһәр мәгариф идарәсендә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

Бу - Екатеринбургта уку елы башыннан тулысынча дистанцион укытуга күчкән икенче мәктәп. 2 сентябрьдә мондый чикләүләр 148нче мәктәптә кертелгән. Анда, шулай ук, барлык сыйныфлар да ике атнага дистанцион укытуга күчерелгән. Уку елы башланыр алдыннан мәгариф оешмалары хезмәткәрләре коронавируска тест тапшырган. Бер хезмәткәрдә COVID-19 авыруы шикләнелә.

Фото: s0.rbk.ru
Читайте нас