Уфалылар бу хәлне туктатуны сорый.
Уфаның Блюхер урамында яшәүче балалар мәктәпкә бару өчен койма аша үтәргә мәҗбүр. Бу хакта социаль челтәрләргә сылтама белән “Башинформ” агентлыгы яза.
Уфалылар социаль челтәрләрдә хәбәр итүенчә, Блюхер урамының 3/1, 3/7, 3/8, 3/10 йортларында яшәүче балалар — мәктәпкә, өлкәннәр эшкә 18нче дәваханә ихатасы аша йөргәннәр. Әмма коронавирус пандемиясе белән бәйле чикләү чаралары аркасында дәваханә капкасын япканнар.
Урау юл ике чакрымга сузыла. Ә юлны кисеп чыгарга өйрәнгән халыкның алай йөрисе килми. Шуңа да биредә яшәүчеләр һәм мәктәп укучылары рюкзакларын, сумкаларын койма аша ташлый, ә аннары бер-берсенә тимер койма аша чыгарга булыша.
Уфалылар бу хәлне чик куюны һәм аннан чыгу юлын табуны сорый.