Республиканың ике вузы өстәмә бюджет урыннары булуы турында игълан итте.
Башкорт дәүләт университеты һәм Уфа дәүләт нефть техник университеты бакалаврлар һәм белгечләр әзерләүнең кайбер юнәлешләренә бюджет урыннарына өстәмә кабул итү игълан итте.
Югары уку йортлары сайтларында аңлатылганча, өстәмә кабул итүдә төп кабул итү вакытында бюджет урыннарына кертелмәгән абитуриентлар катнашырга хокуклы.
Өстәмә кабул итүдә элегрәк БДУ һәм УДНТУга укырга керү турында гариза биргән абитуриентлар да, төп срокта гариза бирмәгән абитуриентлар да катнаша ала.
Мәсәлән, Башкорт дәүләт университетына кабул итү БДИ нәтиҗәләре буенча яки югары уку йорты үзе үткәргән имтихан нәтиҗәләре буенча укырга керүче абитуриентларның барлык категорияләре өчен башкарыла.
УДНТУда төрле юнәлешләргә абитуриентларны өстәмә кабул итү тау-нефть, торбаүткәргеч транспорты, җитештерү процессларын һәм производстволарны автоматлаштыру, технология, механика, гомум фәннәр факультетларында, вузның Салават, Стәрлетамак, Октябрьский филиалларында, шулай ук Икътисад һәм сервис институтында үткәрелә.
Билгеле булуынча, республикада югары уку йортларында бюджет урыннары саны быел 1,5 меңгә арткан. Киләсе елда аларны 2 меңгә арттыру планлаштырыла.