Бишенче сыйныф укучылары укытучының сүзләрен диктофонга яздырып утырган.
Чувашия Республикасы прокуратурасы Чабаксар мәктәпләренең берсендә эшләүче педагогның үз укучыларын мәсхәрәләве турындагы мәгълүматларны тикшерүне оештырган. Бу хакта Русия Генпрокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Урындагы киңкүләм мәгълүмат чаралары язуынча, 4 сентябрьдә урыс теле һәм әдәбияты укытучысы 5нче сыйныф укучыларын идәндәге чүп-чар һәм ризык калдыклары өчен тиргәгән. Кызып киткән хатын балаларны “җилкә кимерүчеләр”, “әрәмтамаклар” һәм “дуңгызлар” дип атаган.
Балалар педагогның сүзләрен диктофонга яздырып утырган.
Хезмәт тикшерүе нәтиҗәләре буенча, педагогка шелтә белдерелгән, шуннан соң укытучы үз теләге белән мәктәптән эштән киткән.