Укытучы – ул зыялылык, инсафлылык һәм тәрбиялелек үрнәге. Кызганычка каршы, тормыш үзгәрдеме, мәктәпкә шундыйлар килә башладымы, соңгы елларда педагог исеменә тап төшерүчеләр әледән-әле очрап кына тора.
Шушы көннәрдә Рязань өлкәсендә педагог дәрес вакытында сексуаль характердагы гамәлләр кылган.
Рязань өлкәсенең Кораблино районындагы Ключ урта мәктәбендә 54 яшьлек ир укытучы дәрес вакытында ... үз-үзен канәгатьләндерү белән шөгыльләнгән. Җиденче сыйныфта укучы кыз бу хәлне видеога төшереп алган, дип хәбәр итә “РИА Новости” агентлыгы.
Укучы кызның сүзләренә караганда, бу беренче генә очрак түгел икән. Ул башта әти-әнисенә кайтып сөйләгән, аннары гаилә инцидент турында полициягә мөрәҗәгать иткән.
Өлкә прокуратурасы хәбәр итүенчә, педагогны эштән куганнар. Хәзерге вакытта аны эшкә кабул итү шартларын тикшерү бара.
Фото:iz.ru