Бүздәк 2нче мәктәбендә үткән патриотик чарада барлык укучылар да диярлек катнашты.
Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 75 ел вакыт узса да, туган илебезне илбасарлардан саклап калган, аның иминлеге өчен гомерләрен кызганмаган каһарманнар батырлыгы һәрвакыт йөрәк түребездә. Ватан сугышы вакыйгалары — халык язмышында тирән яра калдырган еллар тарихы ул.
Туган илгә, халкыңа, милләтеңә булган мәхәббәт балага бишектән үк салына. Димәк, ул гаиләдә шәхес булып җитлегә башлый. Юкка гына Ризаэтдин Фәхретдин “Балачакта алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”, димәгәндер. Сабый үзен әйләндереп алган тирәлек белән дә гаиләдә таныша. Анда матурлыкка соклану, гарьләнү, нәфрәт кебек хисләр дөньяны танып белүгә дә үтеп керә һәм эзләнү шатлыгы, ачышлар бәхете булып, кешенең кылган гамәлләрендә чагылыш таба. Сабый — балалар бакчасына, аннары мәктәпкә йөри башлый. Бу чорда укытучылар, тәрбиячеләр – балаларның ярдәмчеләре, киңәшчеләре, аларны туры юлга әйдәүчеләр. Мәктәптә балага әхлак нигезләре, тирә-яктагыларга ихтирам һәм түземле мөнәсәбәт, ватанпәрвәрлек гражданлык хисе, үзара тату яшәү мәдәнияте нигезләре салына. Нинди чаралар белән тормышка ашырыла бу максат?
Белүебезчә, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгында Хәтер һәм Дан елы игълан ителде. Шушы уңайдан Бүздәк районы мәктәпләрендә төрле чаралар үткәрелә. Төрле юнәлешләрдә бирелгән викторина-конкурсларда катнашу һәм оештыру, инша язу, рәсем төшерү, батырлык дәресләре, ветераннар белән очрашу кичәләре, өлкән яшьтәгеләргә ярдәм акцияләре, онлайн чараларда катнашу оештырыла.
Бүздәкнең 2нче урта мәктәбендә барлык сыйныф укучылары катнашлыгында үткән “Җиңү эстафетасы” акциясе бигрәк тә ошады. Акция биш өлештән тора: “Сугышта туган шигъри юллар” — шигырь бәйгесе; “Җиңү тавышы” — хәрби-патриотик җырлар бәйгесе; “Хәтер яши, хәтер мәңгелек!” — инсценировкалар бәйгесе; “Җиңү варислары” — рәсем һәм инша язу бәйгесе; “Халык Җиңүе” альбомына сугыш ветераннарының биографиясен җыю.
Күләмле чара Бөек Ватан сугышы темасына язылган әсәрләргә таянып фикер алышу өчен “түгәрәк өстәл”ләр оештыру, әсәрләрне сәхнәләштерү һәм шулай ук фәнни-тикшеренү, иҗади эшләр, рецензияләр, инша язу, реферат, презентацияләр, фильмнар әзерләүне дә үз эченә ала. Шулай ук, укучыларның Бөек Ватан сугышы турындагы белемнәрен барлау, сугыш афәтенең һәр гаилә өчен фаҗига булуын күрсәтү. Илебез тарихы белән кызыксыну. Бигрәк тә тыныч тормышның кадерен белергә өйрәтү.
Һәр укучы үзләренең якыннары – ветераннар хакында инша язды, сурәт төшереп, сыйныфка бер альбом эшләнде, һәр сыйныф әзерләгән программа буенча чыгыш ясады. Укучыларның берсе дә чарадан читтә калмады.
Һәр сыйныф шигырь дә әзерләгән. Алар башкаруында сугыш чоры татар поэзиясендәге әсәрләрне йотлыгып тыңладык. Муса Җәлил, Фатих Кәрим һәм башка шагыйрьләрнең төрмә камераларында күңел дәфтәренә теркәгән, атыш тынган арада землянкалар, окопларда иҗат ителгән шигырьләре беркемне дә битараф калдырмады.
Хәрби-патриотик җырлар бәйгесендә дә укучылар дәррәү катнашып, җырларның киң билгелеләрен дә, сирәк ишетелгәннәрен дә яңгыратты. Тамашачылар кушылып җырлады.
Муса Җәлил, Мостай Кәрим, Гадел Кутуй, Фатих Кәрим һәм башка шагыйрьләрнең фашизмга каршы көрәшкә күтәрелгән гади солдатның сугыш кырындагы батырлыгы, эчке кичерешләре, ватанпәрвәрлек хисләре, сөйгәненә, гаиләсенә, туган җиренә, халкына булган олы мәхәббәте, тыныч тормышка сусау сагышы гаҗәеп тәэсирле, эмоциональ тирәнлек белән сурәтләнгән әсәрләреннән өзекләр сәхнәләштерелде. Акциянең бу өлешендә 5 “а”, 5 “б”, 7 “г”, 8 “б”,
9 “а”, 9 “б” сыйныфлары аерылып торды.
Бүздәк районыннан Бөек Ватан сугышына, ир-егетләр белән беррәттән, 42 хатын-кыз фронтка китә. Кызлар арасында Мәйпәрвәз Сакаева беренчеләрдән була. Кызганычка каршы, аңа әйләнеп кайту насыйп булмый. Советлар Союзы Геройлары – Әнвәр Фаткуллин, Муллаяр Сыртланов, Гомәр Миңнебаев, Фазулла Габдрәшитов, Дан орденының тулы кавалерлары – Хәтмулла Солтанов, Тимерҗан Фәхретдинов, Герой-Ана Майкамал Латыйпова хакында аларның фотосурәтләрен күрсәтеп, биографиясен сөйләү бик урынлы булды. Бүздәк авылының ике урамына — Фазулла Габдрәшитов һәм Мәйпәрвәз Сакаева исемнәре бирелгән. Шулай ук каһарманнарның исемнәрен мәңгеләштерүче һәйкәлләр урын алган. Бу – туган җир азатлыгы өчен башын салган ил уллары һәм кызларының якты истәлеге алдында баш ию. Фронтка киткән һәр ике кешенең берсе һәлак булган, һәрберсенең исеме, килер буынга ядкарь булып, һәйкәл ташына язылган.
Әсәрләрдән, кинофильмнардан өзекләрне сәхнәләштерү бигрәк тәэсирле булды. Инсценировкаларда төрле вакыйгалар күз алдыннан үтте. Мәсәлән: 8 “б” сыйныфы укучылары куйган “Фронтка хатлар” дигән күренештә сугыш чорында язылган хатларның эчтәлеге, халыкның яшәеш халәте чагылдырыла. Укучылар Ч. Айдарова, Л. Габдуллина, Л. Ибраһимова, А. Минһаҗев , К. Данилов, Ш. Хәеров сугышның һәркем өчен зур фаҗига, авыр яра булуын, хәтердә мәңгегә уелып калуын күрсәтте.
7 “г” сыйныфы укучылары М. Кәримнең “Сеңлем” кинофильмыннан өзек тәкъдим итте. Бу тамаша күңелләргә үтеп керде, ирексездән күзләр яшьләнде. Әсәрдәге төп геройларның дуслык үрнәге бер-береңне ихтирам итәргә, кешелекле, кечелекле булырга өйрәтә.
Һәр чараның ахырында тантаналы рәвештә Җиңү эстафетасы байрагын сыйныфтан сыйныфка тапшыру, барлык катнашучылар бергәләп “Җиңү көне” җырын башкару, һичшиксез, укучыларның хәтерендә калгандыр, дип уйлыйм.
5 “в” сыйныфы җитәкчесе Э. Әхмәтҗанова һәм 6 “г” сыйныфы җитәкчесе С. Сәлимгәрәева чараны алып бару, оештыруда активлык күрсәтте. Жюри әгъзалары итеп әти-әниләр дә җәлеп ителде.
Ватанны күз карасыдай сакларга әзер алмаш тәрбияләү мәктәпләрнең дә мөһим бурычы булып тора. Безнең 2нче мәктәптә кеше һәм граждан тәрбияләү тиешле дәрәҗәдә оештырылган.
Фиүзә Бурангулова,
мәктәп китапханәчесе.
Бүздәк районы.