«Русия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасы проектларының берсе – «Киләчәк укытучысы» һөнәри конкурсының ярымфиналы Уфада 11-13 сентябрь көннәрендә уза. Конкурс «Мәгариф» гомумдәүләт проектының «Һәркем өчен социаль лифтлар» федераль проекты кысаларында Русия Мәгариф министрлыгы ярдәме белән гамәлгә ашырыла.
Ярымфиналда Идел буе федераль округының 12 төбәгеннән 45 педагог командасы җыелды: Түбән Новгород өлкәсеннән һәм Татарстаннан - 9ар, Пермь краеннан - 7, Башкортстаннан - 5, Ырымбур өлкәсеннән - 4, Самара өлкәсеннән һәм Чувашстан Республикасыннан - 3әр, Пенза өлкәсеннән, Мордовиядән, Саратов өлкәсеннән, Марий Элдан һәм Удмуртиядан - 1әр команда.
Дистанцион этапны уңышлы узган барлык конкурсантлар өчен электрон китапханә һәм вебинарларга керү мөмкинлеге ачылган, ярымфиналга чыгучылар конкурсның партнерларыннан: «Русское слово» нәшрияты һәм "Яндекс.Дәреслекләр" белем бирү платформасыннан бүләкләр алачак.
Конкурс нәтиҗәләре буенча, ярымфиналчылар һәм финалчылар арасыннан киләчәк укытучылары берләшмәсе формалашачак.
«Киләчәк укытучысы» конкурсы финалчылары квалификация күтәрү турында таныклык алачак.
Фото: Башинформ