Мәртәбәле бәйгедә финалга чыккан 12 команда арасында Башкортстаннан Дүртөйле укытучылары да бар.
“Русия – мөмкинлекләр иле” Президент платформасы проектларының берсе — “Киләчәк укытучысы” һөнәри конкурсының ярымфиналы беренче тапкыр Уфада узды. Конкурс “Мәгариф” гомумдәүләт проектының “Һәркем өчен социаль лифтлар” федераль проекты кысаларында Русия Мәгариф министрлыгы ярдәме белән гамәлгә ашырыла.
Уфада бәйге ярымфиналына Идел буе федераль округының 12 төбәгеннән 45 педагоглар командасы җыелды. Түбән Новгород өлкәсеннән һәм Татарстаннан — 9ар, Пермь краеннан — 7, Башкортстаннан — 5, Ырынбур өлкәсеннән — 4, Самара өлкәсеннән һәм Чувашстан Республикасыннан — 3әр, Пенза өлкәсеннән һәм Мордовия Республикасыннан, шулай ук Марий Эл Республикасыннан, Саратов өлкәсеннән, Удмуртия Республикасыннан 1әр укытучылар командасы катнашты.
Конкурс сынаулары 3 көн дәвамында узды, алар үз эченә педагогик дебатлар, методик конструктор һәм кейс-уенны алган “педагогик триатлон” форматында әзерләнгән иде. Ярымфиналчылар командалары өчен, конкурс сынауларыннан тыш, очрашулар, лекцияләр һәм осталык дәресләре оештырылды.
Ярымфинал нәтиҗәләре буенча 12 иң яхшы команда билгеләнде, алар хәзер “Киләчәк укытучысы” конкурсы финалында көрәшне дәвам итәчәк. Җиңүчеләр арасында Пермь краеннан — 3, Ырынбур өлкәсеннән, Татарстан Республикасыннан һәм Түбән Новгород өлкәсеннән — 2әр, Башкортостаннан, Пенза һәм Самара өлкәләреннән 1әр команда.
Бәйгедә югары осталык күрсәткән педагоглар арасында республика укытучылары булуы аеруча сөенечле. Ярымфиналда иң көчле командаларның берсе булып — Дүртөйле шәһәренең 2нче лицей укытучылары билгеләнде. Альбина Гыйлемҗанова, Эльвира Нуртдинова һәм Ольга Шәйхетдинова хәзер һөнәри осталыкларын финалда күрсәтәчәк.
— Һөнәри осталык — болай гына барлыкка килми торган сыйфат. Ул хезмәт, тәҗрибә һәм иң мөһиме — сезнең хезмәт нәтиҗәсен күрсәтүче укучыларыгызның тырышлыгы белән эшләнә. Бәйгедә катнашучы укытучыларның һәркайсы республикабыздан җылылык, башкорт кунакчыллыгының бер өлешен алып китәчәк”, – дип ассызыклады мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында.
Конкурс нәтиҗәләре буенча, ярымфиналчылар һәм финалчылар арасыннан киләчәк укытучылары берләшмәсе формалашачак.
"Киләчәк укытучысы” бәйгесе финалчылары квалификация күтәрү турында таныклык алачак.