Педагоглар белдерүенчә, моның җитди сәбәбе бар.
Русия педагогларының күпчелеге пенсия яше җиткәннән соң эшләвен дәвам итәргә җыена. Бу хакта РБК “Сафмар” дәүләт карамагында булмаган пенсия фонды белән Гомумрусия мәгариф профсоюзы үткәргән тикшеренү нәтиҗәләренә таянып хәбәр итә.
Укытучыларның күпчелеге (98 проценты) картлык буенча пенсия күләме югалган хезмәт хакын компенсацияләү һәм гадәти тормыш дәрәҗәсен саклап калу өчен җитәрлек түгел дип белдергән.
Әйтик, сорашып белешүдә катнашучыларның 84 проценты пенсия яше җиткәннән соң эшләвен дәвам итәргә ниятләве турында әйтә, чөнки пенсиягә яшәргә мөмкин түгел. 50 яшьтән өлкәнрәк педагоглар арасында респондентларның 92 проценты шундый ук җавап биргән.
Респондентларның уртача яше зуррак булган саен, бер пенсиягә генә яшәп булмый дип әйтүчеләр күбрәк: 20-30 яшьлекләрнең — 94, ә 50 яшьтән узган педагогларның 99 проценты шулай уйлый.
Сораштыруда илнең барлык төбәкләреннән Гомумрусия мәгариф профсоюзы әгъзалары булган 40 меңнән артык мәгариф хезмәткәре катнашкан.