+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәгариф
15 сентябрь 2020, 09:35

Әнисе улының температурасын үлчәүгә каршы килгән...

Ә укытучылары баланы мәктәптән кайтарып җибәргән.

Ә укытучылары баланы мәктәптән кайтарып җибәргән.

Екатеринбургның 140нчы мәктәбе укучысын, әнисе аның температурасын үлчәтүгә каршы булу сәбәпле, өенә кайтарып җибәргәннәр. Бу хакта Е1.RU хәбәр итә.

Укучының әнисе тепловизорларга ышанмый, шуңа да ул мәктәп директорыннан термометр алып килүен һәм дәрес башланыр алдыннан улының температурасын үзе үлчәвен сорый. Аның сүзләренә караганда, мәгариф оешмасы җитәкчесе риза булган һәм малайга дәресләргә йөрергә рөхсәт иткән.

Икенче көнне әни кеше, улының температурасын үлчәп, баланың сәламәт булуын раслаучы белешмә алып килгән. Әмма берничә минуттан соң аңа баланың температурасын тепловизор ярдәмендә тагын бер тапкыр үлчәүләре турында хәбәр итәләр.

Шуннан соң хатын улын мәктәптән чыгаруларын таләп итә, анда керергә омтыла, тик аны кертмиләр, сакчылар чакырталар. Нәтиҗәдә, аны баласы белән өенә озаталар, әмма хәзер ул алга таба ни эшләргә дә белми икән. Аның сүзләренә караганда, малайга хәтта дәреслекләрне дә биреп өлгермәгәннәр.

Фото: otyrar.kz
Читайте нас