Укучыларны “шәйморатовчылар” сафына кабул итү 11 октябрьдә узачак.
Уфада шәйморатовчылар — Русия Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатов исемендеге мәктәп укучылары өчен яңа форма булдырылды. Аны “Агыйдел” предприятиесе белгечләре эшләде. Форма зәңгәр төстә, аңа малайлар өчен пиджак белән чалбар һәм кызлар өчен пиджак белән итәк керә. Пиджаклар стильле башкорт камзолы нигезендә ясалган.
Билгеле булуынча, сыйныфлар Рәми Гарипов исемендәге Башкорт республика гимназия-интернатында, Уфаның 44нче һәм 162нче “Смарт” полилингваль күппрофильле мәктәпләрендә барлыкка килде.
Укучыларны “шәйморатовчылар”га багышлау 11 октябрьдә узачак. Шуннан соң укучыларны башлангыч хәрби әзерлек, атта йөрү, җәядән ату, йөзү һәм көрәш дәресләре көтә. Шулай ук бу сыйныфлар өчен “Шайморатов уеннары” үткәреләчәк. Укучыларга ел саен “Яшь шәйморатовчы” дигән мактаулы билге тапшырылачак. Моннан тыш, бу мәктәпләрдә “Без — шәйморатовчылар” хәрби-патриотик клублар булдырылырга тиеш.