+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәгариф
18 сентябрь 2020, 17:25

Студент капиталы кертелә

Аларның исәбенә 500 мең сумга кадәр акча күчерелүе ихтимал.

Аларның исәбенә 500 мең сумга кадәр акча күчерелүе ихтимал.

Русиядә урта һәм югары уку йортларын тәмамлаучыларга студент капиталы түләргә тәкъдим иттеләр. Тиешле закон проектын “Гадел Русия” фракциясе җитәкчесе урынбасары Федот Тумусов эшләгән. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

“Укырга кергәндә һәр студент исеменә махсус банк счеты булдырыла, анда югары уку йортлары студентлары өчен 500 мең сум һәм урта һөнәри белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы белем бирү оешмалары студентлары өчен 250 мең сум күләмендә акча күчерелә", — дип аның сүзләрен китерә агентлык.

Документ проекты нигезендә, студентлар капиталы беренче тапкыр белем алучы көндезге уку формасы студентларына биреләчәк. Ярдәмгә бушлай да, түләүле дә укыган яшьләр исәп тота ала.

Шул ук вакытта студент капиталын бары тик диплом алганнан соң һәм чикләнгән максатларга: юл өчен түләүгә, торак алуга, яки үз эшеңне ачуга гына файдаланырга мөмкин булачак.

Фото: m24.ru
Читайте нас