Уфа шәһәрендә әти-әниләр мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына бару өчен табиб белешмәсе алганда сәламәт балаларның авырулар белән бергә озын чиратларда сәгатьләр буена басып торуына зарлана.
"Балалар бакчасына яки мәктәпкә берничә көн бармаган баланы, табиб белешмәсе булмыйча, коллективка кертмиләр. Бу чараның коронавирус инфекциясе һәм башка авырулар таралмасын өчен кирәк икәнлеген беләбез, - дип яза социаль челтәрләрдә әти-әниләр. - Тик менә поликлиникага баргач, сәламәт балаларның авырулар белән терәлеп дигәндәй су буедай чиратларда басып торуы һич кенә дә әлеге максатка хезмәт итә дип булмый.
Йөткерүче, температуралы пациентлар аерым бүлмәләрдә кабул ителми. Тар коридорлар пик сәгатендә шыгрым тулы автобусларны хәтерләтә. Мондый шартларда нинди булса да инфекция эләктереп кайтып китәчәгең көн кебек ачык! Мәктәпләрдә балаларны аерым ишекләрдән кертеп, тәнәфескә чыгармый утыртуларның бер мәгънәсе дә калмый."
Республиканың Мәгариф минситрлыгында бу җәһәттән аңлатма биргәннәр. Балалар бакчасына яки мәктәпкә бер-ике көн генә килмәгән балага табиб белешмәсе таләп ителми. Бала авырып яткан булса, яки биш көн балалар бакчасына яки мәктәпкә бармаса гына поликлиникадан белешмә алу таләп ителә.
Фото: premier.region35.ru