+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
21 сентябрь 2020, 15:35

Медицина инспекторлары эшләрен тәмамлады

Яшь белгечләр өч атна дәвамында мәктәпләрдә дежурда торды.

Яшь белгечләр өч атна дәвамында мәктәпләрдә дежурда торды.

Республикада мәктәп медицина инспекторлары бүген, 21 сентябрьдә, үз эшләрен тәмамлый. Бу хакта Хөкүмәт йортында узган оператив киңәшмәдә республика Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте.

Билгеле булуынча, 1 сентябрьдән мәктәпләрдә БДМУның өлкән курс студентлары медицина инспекторлары сыйфатында кизү торды. Алар мәктәпкә керү режимын оештыруны күзәтеп торырга тиеш иде. Шулай ук аларның вазыйфасына температура үлчәү, социаль дистанциянең үтәлеше, антисептик чаралар, бактерицид лампалар булуны һәм дымлы җыештыру эшләрен контрольдә тоту кергән.

Радий Хәбиров билгеләвенчә, яшь белгечләрнең эше өч атналык уку чорын коронавирус таралуга юл куймыйча узарга мөмкинлек бирде.
Мединспекторларның эше студентның уку-укыту практикасы буларак исәпләнәчәк.

Фото: sun9-49.userapi.com
Читайте нас