Берничә милли һәм чит телне белгән укучылар арасында үзенчәлекле олимпиада узачак.
Полилингваль белем — ул киләчәк белеме, ул республика тармаклары өчен интеллектуаль потенциалны әзерләүгә ярдәм итә һәм заманча җәмгыять таләпләренә туры килә торган конкурентлыкка сәләтле чыгарылыш сыйныф укучыларын әзерләү мөмкинлеге бирә. Уфа шәһәренең “44 нче полилингваль күппрофильле мәктәбе” учреждениесе базасында “Сөйлә, Башкортстан! Республикада полилингваль белем бирүне үстерү” проекты тормышка ашырыла. Бу проект быел республика Башлыгы грантын отты. Ул республика мәктәпләрендә белем алучы берничә милли һәм чит телләрне белгән 5-11 сыйныф укучыларының полилингваль белемен үстерү өчен шартлар тудыруга юнәлтелгән.
Проект чараларына — “IDEL” полилингваль олимпиадасын оештыру һәм үткәрү; тел лагерьларына баруны оештыру; республика мәктәпләрендә укучыларның полилингваль белем алуга кызыксынуын үстерү һәм олимпиадада катнашучылар, призерлар һәм җиңүчеләр арасында волонтерлар активын формалаштыру.
Олимпиада ике этапта узачак: интернет порталда дистанцион катнашу агымдагы елның 15 сентябреннән 15 октябренә кадәр - теркәлү һәм төрле телләрдә текстлар белән эшләү, көндезге катнашу 15 октябрьдән 30 октябрьгә кадәр Уфаның 44нче мәктәбе базасында «Ток-шоу»форматында оештырылачак. Төркемнәрдә катнашучылар Башкортстанның мәдәнияте, истәлекле урыннары турында төрле телләрдә проект әзерләячәк һәм тәкъдим итәчәк.
Олимпиада чорында төрле халыкларның тел җәмгыяте вәкилләре катнашучылар өчен семинарлар, уеннар үткәрәчәк.
Олимпиадада 1 дистанцион этапта 5-11нче сыйныфлардан 1000гә якын бала, икенче этапта 5-11нче сыйныфлардан 100 бала катнашачак.
Команда эшенең форматы төрле мәктәпләрдәге балаларга берләшергә һәм тел белеме өлкәсендә сәләтле балалар өчен полиглотлар киңлеген булдырырга, чит илләрдәге тел лагерьларында, инглиз теле курсларында, инглиз теле буенча халыкара имтиханда, олимпиаданың 2 – нче этабында тел йөртүчеләрнең укыту семинарларында үз сәләтен үстерергә мөмкинлек бирәчәк.
Теркәлү өчен сайтның адресы:
http://idel-ufa.ru/