+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
22 сентябрь 2020, 11:30

Ата-аналар ашның салкын, тәмсез булуына зарлана

Уфа мэры Өлфәт Мостафин мәктәпләрдә туклану мәсьәләләре буенча “кайнар линия” оештырырга кушты.

Уфа мэры Өлфәт Мостафин мәктәпләрдә туклану мәсьәләләре буенча “кайнар линия” оештырырга кушты.

Бүген башкала хакимиятендә узган оператив киңәшмәдә шәһәр башлыгы Уфа шәһәре мәгариф идарәсе җитәкчесе Елена Хаффазовадан балаларның ата-аналары, мәгариф учреждениеләрендә туклануга кагылышлы мәсьәләдә, нәрсәгә зарланулары белән кызыксынды.

“Ешрак ашның салкын яисә тәмсез булуына зарланалар. Ризыкларның температура режимын үтәү өчен термоарбалар һәм мобиль мармитлар сатып алынган. Ризыкны балага ул килер алдыннан бирергә тырышалар. Ә тәмсез ризык буенча ата-аналар һәм балалар белән сәламәт туклану турында аңлату эшләре алып барабыз, безнең мәктәп туклануына соус, тәмләткечләр кушылмый, шуңа күрә өйдәге ризык һәм мәктәптәге аерыла”, – дип белдерде Елена Хаффазова.

Өлфәт Мостафин, үз чиратында, укучыларны тукландыру буенча “кайнар линия” оештырырга кушты.
“Ата-аналарның барлык мөрәҗәгатьләрен оператив тикшер һәм һәр мәсьәләне аерым карау зарур. Кирәк булганда, ата-аналар һәм балалар арасында фикер өйрәнү үткәрегез", — диде мэр.

Фото: ufaved.info
Читайте нас