+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
23 сентябрь 2020, 08:55

Сыйныфташларын кыйнап тоткан...

Кыз сигезенче сыйныфта инде өченче ел утыра икән.

Кыз сигезенче сыйныфта инде өченче ел утыра икән.

Свердловск өлкәсендә хокук сакчылары сыйныфташларын һәм үзеннән кечерәк укучыларны кыйнап тоткан кыз турында мәгълүматны тикшерә. Артемовский шәһәренең 1нче мәктәбендә 8нче сыйныфта укучы кыз бала кызларны гына түгел, малайларны да җәберләп, куркытып тоткан. Бу хәлгә профильле ведомстволар әлегә кадәр күз йомган. Бу хакта Тикшерү комитетының төбәк идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хәбәр итүләренчә, кыз сигезенче сыйныфта инде өченче ел утыра икән. Ул сыйныфташларыннан физик яктан күпкә көчле, шуңа күрә лидерлык өчен көрәштә аларны кыйный.

РИА Новости мәгълүматы буенча, тикшерүне шәһәр прокуратурасы да башлап җибәргән. Ведомство кызның, опека һәм попечительлек органнарының, шулай ук мәгариф оешмасы хезмәткәрләренең гамәлләренә бәя бирергә ниятли.

Фото: activityedu.ru
Читайте нас