+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
25 сентябрь 2020, 17:10

Башкорт телен өйрәнүдә нинди үзгәрешләр көтелә?

Башкорт теле укытучыларының төбәкара форумында телне өйрәнүгә бәйле актуаль мәсьәләләр күтәрелде.

Башкорт теле укытучыларының төбәкара форумында телне өйрәнүгә бәйле актуаль мәсьәләләр күтәрелде.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бүген Гафури районында узучы башкорт теле укытучыларының төбәкара форумында, башкорт телен өйрәнүгә, инглиз телен белү турындагы документка охшаш, сертификат кертүне тәкъдим итте.

Аның фикеренчә, аны алу өчен җитди имтихан тапшырырга кирәк булачак. Радий Хәбиров Мәгариф һәм фән министрлыгына әлеге мәсьәләне эшләп бетерергә һәм, аерым алганда, мондый сертификатка ия булучылар өчен, мәсәлән, дәүләт яки муниципаль хакимият органнарына эшкә кергәндә, преференцияләрне алдан карарга кушты.

Радий Хәбиров фикеренчә, туган телне өйрәнүне балачактан башларга кирәк. Моның өчен шартлар тудырырга кирәк, шул исәптән балалар бакчаларында да. Радий Хәбиров җиңүчеләргә республика Башлыгы гранты биреп, “Туган телне өйрәтү буенча иң яхшы тәрбияче” республика конкурсын оештыру тәкъдимен хуплады.

«Безгә балалар бакчаларында башкорт теленә өйрәтүне ничек дөрес һәм бик сак итеп кертергә кирәклеге турында җитди уйларга кирәк. Мин бүген кызыклы, мавыктыгыч интерактив программалар карадым, минемчә, барлык балалар да алар белән рәхәтләнеп шөгыльләнергә теләр. Бу программа турында Мәгариф һәм фән министрлыгы уйланырга тиеш", — диде Радий Хәбиров.

Төбәк Башлыгы билгеләп үткәнчә, башкорт телен укыту методикасы заманчага әйләнде. Әмма моның белән алга таба да шөгыльләнергә кирәк.
Башкортстан Башлыгы Мәгариф һәм фән министрлыгына милли мәктәп статусын теркәргә кушты, шул ук вакытта, аның фикеренчә, бу юнәлештә кая хәрәкәт итүебезне аңларга кирәк.

Тагын бер мәсьәлә — 96 мең укучы белем алган колледжларда башкорт телен укыту. Урта махсус уку йортлары өчен, укучылар өчен кызыклы булган, үз программаларын һәм укыту методикаларын эшләргә кирәк.
Телне өйрәнү буенча альтернатив методикаларны, интерактив һәм онлайн формаларны кертергә кирәк. Радий Хәбиров әйтүенчә, аның телефонында башкорт телен өйрәнү буенча биш мобиль кушымта бар, аларның өчесе — балаларныкы, ә икесе буенча, буш вакыты булганда, ул үзе башкорт теле белән шөгыльләнә.

Кадрлар әзерләүгә дә зур игътибар биреләчәк. Шулай итеп, быелдан педагогия колледжларында булачак тәрбиячеләрне һәм башлангыч сыйныф укытучыларын туган телләр буенча өстәмә белгечлек белән әзерли башладылар. Шул ук хәлне Башкорт дәүләт педагогика университетында да эшләргә тәкъдим ителә. Бу кадрлар, беренче чиратта, милли, полилингваль мәктәпләр өчен кирәк.

Башкортстан Башлыгы сүзләренә караганда, балаларга, әти-әниләре яки яшьтәшләре белән көнкүреш дәрәҗәсендә сөйләшә алсын өчен, башкорт телендә сөйләшү күнекмәләрен дә бирергә кирәк.
Фото: bashinform.ru
Читайте нас