+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
25 сентябрь 2020, 16:40

Радий Хәбиров форумда башкорт телендә чыгыш ясады

Бүген Гафури районында башкорт теле һәм әдәбияты укытучыларының төбәкара форумы дәвам итә.

Бүген Гафури районында башкорт теле һәм әдәбияты укытучыларының төбәкара форумы дәвам итә.

Башкорт теле елына багышланган чарага республиканың башкорт халкы күпләп яши торган төрле почмакларыннан һәм Русия төбәкләреннән 250гә якын кеше килгән иде. Форумда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров катнашты һәм укытучылар белән аралашты.

— Сезне иң элек якынлашып килүче һөнәри бәйрәмнәрегез – 27 сентябрьдә билгеләп үтелә торган Мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре көне һәм 5 октябрьдә билгеләп үтелүче Халыкара Укытучылар көне белән котларга рөхсәт итегез.

Башкорт халкының туган телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү буенча хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәсем килә! Ныклы сәламәтлек, иминлек, уңышлар һәм рәхмәтле укучылар телим! — диде төбәк Башлыгы, форумда чыгыш ясап. Әйтергә кирәк, Радий Хәбиров укытучылар алдында башкорт телендә чыгыш ясады.

Аның сүзләренә караганда, бүген башкорт халкы планетаның 2 миллион кешесен берләштерә, аларның 1,5 миллионнан артыгы — Русиядә һәм миллион 200 меңгә якыны — Башкортстанда. Республика хакимиятенең бурычы — башкорт телен һәм күп гасырлык мәдәниятен саклау.

Республикада Башкорт теле көне гамәлгә куелды һәм күптән түгел генә “Эшлекле башкорт теле” проекты барлыкка килде. Дәүләт җыелышларында, Хөкүмәттә, район һәм шәһәр хакимиятләрендә узган киңәшмәләрдә башкорт телендә чыгышлар яңгырый башлады.

Быел Башкортстан халыкларының Милли костюмы көннәре киң билгеләп үтелде.

“Хәзер эшлекле өлкәдә дә милли кием стиле нормага әверелә, Хөкүмәттән коллегаларым, шул исәптән мин дә, бүген форумга шундый эшлекле костюмнарда килдек", — диде Радий Хәбиров.

Башкортстанда башкорт теле һәм әдәбияты буенча диссертация советы тергезелде. Мәгариф һәм фән министрлыгы структурасында Милли мәгариф идарәсе, мәгарифне үстерү институтында — милли мәгариф буенча ресурс үзәге оештырылган. Алар милли мәгариф өлкәсендә эшне координацияләү, полилингваль һәм милли мәктәпләргә ярдәм итү, дәреслекләрне әзерләү, төбәкара хезмәттәшлекне үстерү үзәкләренә әверелде.

Башкортстан Башлыгы грантлары ярдәмендә дәүләт һәм туган телләрне саклау, иҗади башлангычларга, кызыклы проектларга ярдәм итү, лингвистларны гына түгел, башка өлкәләрдәге белгечләрне дә, мәсәлән, программистларны һәм web-дизайнерларны да җәлеп итү мөмкин булды.
Бүген башкорт телен интернет-ресурслар, мобиль кушымталар, интерактив уеннар ярдәмендә өйрәнергә мөмкин. "Интерактивный башкирский” веб-ресурсы эшләнде. “IQ Бала Баш” — мобиль кушымтасы, “Әлләсе”, “Инофонбаш” өстәл уеннары барлыкка килде.

"Башкорт телен өйрәнү республиканың төрле районнарында һәм шәһәрләрендә булган диалектларны да исәпкә алырга тиеш. Мәсәлән, бүген төньяк-көнбатыш районнарда туган телнең сөйләшү үзенчәлекләренә җитди игътибар бирелә. Башкорт дәүләт университеты быел аларда фольклор экспедицияләре үткәрде. Башкорт теле буенча халыкара диктантны быел шулай ук төньяк-көнбатыш диалектта яздылар", — дип билгеләп үтте республика Башлыгы.

Радий Хәбиров белдерүенчә, Башкорт теле укытучыларының беренче съездында республикада полилингваль күппрофильле мәктәпләр челтәре булдыру турында карар кабул ителде. Уфада һәм Стәрлетамакта шундый өч мәктәп эшли, ел азагына Нефтекамада тагын бер мәктәп ачылачак. 2024 елга кадәр алар 14 булачак. Тагын бер мөһим юнәлеш — балаларның туган телне өйрәнүгә тотрыклы мотивациясен формалаштыру һәм үстерү.

Мәсәлән, башкорт теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиаданы Русия Мәгариф министрлыгы олимпиадалары исемлегенә кертү анда җиңүчеләргә һәм призерларга вузларга кергәндә 3тән 10га кадәр балл өстәргә мөмкинлек бирә.

“Бүген бала белән грамматиканы ятлау түгел, ә аны яшьтәшләре, өлкәннәр белән туган телдә иркен аралашырга өйрәтү мөһим. Әгәр ул сөйләшсә, язуны да үзләштерәчәк. Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәпләргә башкорт теле буенча яңа уку әсбапларын кертте, алар элекке укыту методикаларыннан кардиналь рәвештә аерылып тора. Бу эшне дәвам итәргә кирәк. Шулай ук мин мәгариф һәм мәдәният өлкәләрен көчләрне берләштерергә һәм башкорт телен популярлаштыру буенча уртак проектлар эшләргә чакырам", — диде Радий Хәбиров.

Фото:bashinform.ru
Читайте нас