+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
29 сентябрь 2020, 12:40

Илеш укытучысы Башкортстан данын лаеклы яклады!

Казанда узган “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” Бөтенрусия конкурсында Илмера Ахунова җиңү яулады.

Казанда узган “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” Бөтенрусия конкурсында Илмера Ахунова җиңү яулады.

Илеш районы татар теле һәм әдәбияты укытучысы Илмера Ахунова “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы" Бөтенрусия конкурсында икенче урынны яулады.
Агымдагы елның 17-19 сентябрендә Татарстан башкаласы Казанда “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” Бөтенрусия конкурсы узды. Быел конкурсның йомгаклау этабында илнең 12 субъектыннан иң яхшы 12 татар теле һәм әдәбияты укытучысы ярышты.
Конкурста Башкортстан данын Илеш районы Базытамак урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Илмера Ахунова яклады. Илмера Галиәкрам кызы — “Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы-2017” республика бәйгесе, шулай ук, 2018 елда тел һәм әдәбият укытучыларының “Туган тел” Бөтенрусия осталык дәресе конкурсы җиңүчесе.
Әлеге бәйгедә өч көн дәвамында конкурсантлар һөнәри осталыкта көч сынашты: ачык дәресләр, осталык дәресләре күрсәтте, ачык презентацияләр белән чыгыш ясады, министр белән "түгәрәк өстәл"дә катнашты.
Конкурс нәтиҗәләре буенча Илмера Ахунова икенче урынны яулады.
Илмера Галиәкрам кызын чираттагы зур җиңүе белән ихлас котлыйбыз һәм яңадан-яңа уңышлар телибез!

Фото: education.bashkortostan.ru
Читайте нас