Бу хакта мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин белдерде.
Башкортстанда әлеге вакытта республиканың 139 укучысына "коронавирус" диагнозы куелган. Дәүләт җыелышы-Корылтайда демографиягә багышланган парламент тыңлауларында шушы саннарны мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин белдерде.
15 сентябрьгә булган мәгълүматларга караганда, 67 укытучыда һәм мәктәп укучысында яңа инфекция булган. Уку елы башында яңа коронавирус инфекциясе йоктыру аркасында 323 укучы дистанцион укытуга күчерелгән. Министр билгеләвенчә, республикада 490 мең бала укуын исәпкә алганда, бу сан критик түгел.
"ОРВИ буенча хәл катлаулырак, бу диагноз белән 4 меңнән артык бала карантинда. Узган атнада бу сан биш меңнән артып китте, хәзер хәл яхшырак күренә. Балалар сәламәтләнә, прививкалар ясау кампаниясе актив бара. Бу безнең балаларның күпләп авыруын тоткарлый. Хәл контрольдә һәм без якындагы ике айда дистанцион укыту режимына күчәргә җыенмыйбыз", — диде Айбулат Хаҗин.