Төбәкләрдә каникуллар игълан итү очраклары билгеле булды.
Дәүләт думасының мәгариф һәм фән комитеты рәисе урынбасары Максим Зайцев губернаторларга, COVID-19 һәм ОРВИ авырулары дәрәҗәсенә карап, мәктәпләрдә каникуллар игълан итәргә тәкъдим итә. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
Парламентарий мәгариф министры Сергей Кравцовка юллаган хатында, яңа уку елы башыннан Русия субъектларының яртысында мәктәпләр, эпидемиологик хәл начар булу сәбәпле, карантинга ябылды, дип билгеләп үтә.
Шуңа бәйле рәвештә, Зайцев “мәктәп укучылары арасында авыручылар саны арту динамикасы булган Русия субъектларында мәгариф оешмаларында каникуллар урнаштыруга бәйле тиешле чаралар күрергә" тәкъдим итә.
Депутат фикеренчә, бу балалар арасында элемтәләр санын киметергә һәм авырулар таралу темпларын киметергә ярдәм итәчәк.
Фото: activityedu.ru