+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
1 октябрь 2020, 07:15

Шикәр белән карабодайга хаклар артты

Илдә башка ризык бәяләре күпмегә арткан?

Илдә башка ризык бәяләре күпмегә арткан?

Русиядә 22-28 сентябрьдә шикәр, көнбагыш мае, карабодай, кыяр һәм помидорга бәяләр арту тизләтелгән, дип хәбәр ителә Росстат сайтында. Шул ук вакытта кайбер яшелчә-җимешләргә бәяләр төшкән.
"2020 елның 22-28 сентябрендә азык-төлек товарлары арасында шикәргә бәяләр сизелерлек артты. Русиянең 25 субъектында 4,0 проценттан да күбрәккә, шул исәптән Ростов һәм Тамбов өлкәләрендә 8,0 һәм 7,7 процентка арткан. Псков өлкәсендә шикәр комы 1,1 процентка арзанайган", — диелә хәбәрдә.
Моннан тыш, көнбагыш маена бәяләр 1,1 процентка арткан. Шул ук вакытта Русиянең 11 субъектында ул 2,5 процентка һәм аннан да күбрәккә кыйммәтләнгән. Шулай ук тавык йомыркасына бәяләр — 0,7 процентка, пешкән колбасага һәм балалар туклануы өчен яшелчә консервларына — 0,4 процентка, ит консервыларына, карамель, бодай онына — 0,3 процентка, балык, туңдырма, атланмай, маргарин, сырларга, печенье һәм карабодай ярмасына бәяләр 0,2 процентка арткан. Тавык итенә һәм бодайга бәяләр бераз кимегән (-0,2 процент).
Помидор бәяләре — 2,3, кыяр 0,6 процентка арткан. Шулай да көзге муллыкта алма бәяләре — 3,0, кишер — 2,5, кәбестә — 2,1, суган — 1,6, бәрәңге 1,3 процентка кимегән.

Фото: news.mail.ru
Читайте нас