+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
2 октябрь 2020, 13:40

65 яшьтән өлкәнрәк педагогларны алыштырмакчылар...

Вакытлыча, COVID-19 йоктырудан саклау өчен.

Вакытлыча, COVID-19 йоктырудан саклау өчен.

Мәскәүнең Мәгариф департаменты карантин каникулларыннан соң өлкән яшьтәге педагогларны студентлар белән алыштыру мөмкинлеген карый. 65 яшьтән өлкәнрәк укытучылар читтән торып яшь белгечләр өчен тьютор сыйфатында эшли ала, дип яза “Известия”.

Департаментта мондый чара педагогик хезмәткәрләрне COVID-19 йоктырудан сакларга ярдәм итәчәк, ә белем бирү процессы зыян күрмәячәк, дип саныйлар.

Шуңа да карамастан, укытучылар үзләрен шул рәвешле алыштырырга мөмкин булуына шикләнә. “Укытучы” профсоюзы билгеләвенчә, бу очракта педагогларга тулы хезмәт хакы түләячәкләрме һәм югары уку йортлары өлкән яшьтәге педагогларны алыштыру өчен җитәрлек санда студентлар таба алачакмы, бу әлегә билгесез.

Шул ук вакытта педагогия университетларында мондый мөмкинлек каралуын раслыйлар.

Фото: activityedu.ru
Читайте нас