+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
5 октябрь 2020, 08:20

Башкортстанда көзге каникуллар озайтылырмы?

Бу хакта республика Хөкүмәт йортында узган оператив киңәшмәдә сүз барды.

Бу хакта республика Хөкүмәт йортында узган оператив киңәшмәдә сүз барды.
Башкортстанда көзге каникулларны берничә көнгә арттырырга мөмкиннәр. Бу хакта республика Башлыгы бүген Хөкүмәт йортында узган оператив киңәшмәдә белдерде. Радий Хәбиров сүзләренә караганда, каникуллар вакыты элеккечә калачак, бары тик аларның озынлыгын 3-4 көнгә арттыру турында уйларга мөмкин.

”Балалар күбрәк ял итә алсын, бу турыда уйлагыз", — диде төбәк Башлыгы.

Ул шулай ук республика Мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәткәрләренә, мәктәпләрдәге хәлләрне һәм режимны саклау өчен районнарга һәм шәһәрләргә барырга кушты.
Фото: activityedu.ru
Читайте нас