+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
5 октябрь 2020, 15:30

Һәр балага — 6000 сум!

Башкортстанда мәктәпкәчә белем бирүдә сынау проекты шәхси балалар бакчаларында яңа урыннар булдыра.

Башкортстанда мәктәпкәчә белем бирүдә сынау проекты шәхси балалар бакчаларында яңа урыннар булдыра.

5 октябрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән оператив киңәшмәдә мәктәпкәчә белем бирү хезмәтләре базарында хосусый секторга дәүләт ярдәме чаралары турында фикер алыштылар.

Мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин билгеләвенчә, 2021 елга “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында өч яшькә кадәр балалар өчен ясле һәм бакчаларда урыннар кытлыгын бетерергә кирәк. Бу мәсьәләне хәл итү өчен республикада ата-аналарга дәүләт ярдәме исәбенә шәхси балалар бакчаларында баланы карап-тоту чыгымнарын арзанайтырга мөмкинлек бирә торган сынау проекты эшли башлады. Эксперимент 2019 елда Стәрлетамакта старт алды, бу 200 урын оештырырга мөмкинлек бирде. 2020 елдан башлап пилот проектына Уфа кушылды. Нәтиҗәдә, башкаланың биш шәхси балалар бакчасы яшь ярымнан алып өч яшькә кадәр балалар өчен өстәмә 200 урын булдыру өчен грантлар отты.

– Республикада шәхси балалар бакчаларына сертификатлар бирү тәртибен уңышлы сынап карадылар, — диде министр. — Планда — Уфа һәм Стәрлетамакта 1000 балага исәпләнгән пилот проектын үстерү. Бу максатларга барлыгы 50 миллион сумга якын акча бүлеп биреләчәк.

Сертификатны “Республика мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына бердәм электрон чират" дәүләт мәгълүмат системасында исәптә торучы өч яшькә кадәр балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) алырга хокуклы. Шул ук вакытта хезмәт күрсәтү бәясе муниципаль мәктәпкәчә учреждениеләрдә балаларны карау буенча ата-аналар түләвенең максималь күләменнән артмаска тиеш. Шулай итеп, Уфа өчен бу көнгә — 145 сум, Стәрлетамак өчен - 131 сум. Шәхси мәктәпкәчә белем бирү оешмалары һәр балага республика бюджетыннан - 6 000 сум субсидия, шулай ук ата-аналардан муниципалитетта билгеләнгән балалар бакчасы өчен түләү ала. Ай саен бу 8 000 сумнан артык. Моннан тыш, муниципалитет шәхси бакчаларга сертификатлар буенча кабул ителгән балалар өчен өстәмә урыннар булдыруда ярдәм итә.

Башкортстан Башлыгы билгеләвенчә, шәхси балалар бакчалары төбәк казнасына йөкләнешне шактый җиңеләйтә.

Төбәк җитәкчесе шәһәр һәм район башлыкларына балалар бакчалары белән булган хәлләрне анализларга, Стәрлетамак һәм Уфа тәҗрибәсен кулланырга кушты.



Фото: srgazeta.ru
Читайте нас