+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
5 октябрь 2020, 16:25

Укытучылар дәүләт бүләкләре алды

Бүген Радий Хәбиров республика педагогларын һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләде.

Бүген Радий Хәбиров республика педагогларын һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләде.

“Без озак еллар эшләүче һәм мәгариф системасының горурлыгы булган укытучыларны билгеләп үтүебезгә шатбыз. Укытучылар көне - безнең өчен иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе. Еллар үтә, безнең хәтер яңа кешеләр һәм вакыйгалар белән баетыла. Әмма беренче укытучыбыз образы, укытучыларыбыз турындагы хатирәләр онытылмас. Аларның күбесен без әлегә кадәр исемнәре белән хәтерлибез. Бу көнне барыгызга да зур рәхмәт әйтәсе килә! Нәкъ менә сезнең хезмәт республикабызның киләчәген, балаларыбызның нинди булачагын билгели", — дип әйтеп үтте Радий Хәбиров.

Башкортстан Башлыгы укытучыларга коронавирус пандемиясе чорында сабырлыклары һәм ныклыклары өчен рәхмәт белдерде.

“Безнең бурыч – 2024 елга иң яхшы белем бирү системалары бишлегенә керү. Бу гаять катлаулы максат, перспективалы, — диде Радий Хәбиров. — Әмма без бергә аңа омтылачакбыз".

Республика җитәкчесе шулай ук авылларда эшләүче яшь укытучыларга грантлар тапшырды. Исегезгә төшерәбез, 2019 елның июлендә Радий Хәбиров яшь, перспективалы авыл педагогларына ярдәм итү максатыннан 600 мең сум күләмендә ел саен биреләчәк 100 грант булдырган иде. 2020 елда грантлар саны — 150гә, ә аларның күләме 690 мең сумга кадәр артты.

"Сез — безнең чорның чын геройлары. Чөнки күпләр шәһәрдә эшләргә тели. Әмма күңелегез кайбер чакта шартлары, уңайлыклары булмаган авылга алып кайткан. Әмма нәкъ менә шунда сез эшлисез һәм балалар укытасыз. Моның өчен сезгә зур рәхмәт. Авыл җирендә эшләүче педагогларга ярдәм итү программасын без сакларбыз һәм тагын да яхшырак эшләячәкбез", — диде Радий Хәбиров.



Фото: glavarb.ru
Читайте нас