+5 °С
Облачно
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Мәгариф
5 Октября 2020, 06:40

Укытучылар көне белән!

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика укытучыларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика укытучыларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

“Сезне чын күңелдән Укытучылар көне белән котлыйм! Бу бөтен халык яраткан бәйрәм, чөнки һәрберебезнең тормышы белем белән бәйле. Әти-әниләрнең изге теләкләре, мәктәп укытучылары һәм югары уку йортлары мөгаллимнәреннән алган белемнәр, остазларыбыз тырышлыгы белән яшьләргә олы тормышка юл салына. Сухомлинскийның “Йөрәгемне балаларга бирәм” дигән сүзләре сезнең бәһасез хезмәтегезнең асылын тулысынча ачып бирә. Сез үзегезнең намуслылыгыгыз һәм җаваплылыгыгыз белән зур педагогик биеклекләргә ирешәсез. Заманча педагог үзендә эрудиция, санлы компетенцияләр белү, укучыларга карата түземлек һәм ихлас мәхәббәт, балаларны мөстәкыйль фикерләргә һәм даими эшләргә өйрәтергә тиеш. Балаларга аның белән бер дулкында булырга, дуслашырга, иҗат итәргә, яңа горизонтларга барырга өйрәнү мөһим. Бу тезмәдә уңышлы белем бирүнең нигезе ята. Куркыныч коронавирус инфекциясе таралу шартларында укытучылар үз бурычларын җаваплы башкара. Зинһар, үзегезне саклагыз, безнең табибларның барлык киңәшләрен үтәгез.

Сезнең илһамлы хезмәтегез киләчәктә дә туган республиканың чәчәк атуына хезмәт итсен. Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек һәм иң изге теләкләр телим", — диелә котлауда.

Республика мәгариф өлкәсендә 115 меңгә якын хезмәткәр эшли. Төбәк мәктәпләрендә — 33,9 мең укытучы, урта махсус уку йортларында — 4,6 мең педагог, югары уку йортларында 4,9 мең профессор-укытучылар персоналы эшли.

Мәктәптә эшләүче укытучыларның 92 проценты югары белемле. Урта махсус уку йортлары укытучылары арасында 156 фән кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә, 16 кеше доцент дәрәҗәсенә ия. Югары уку йортларының профессор-укытучылар персоналыннан 819 фән докторы, 3032 фән кандидаты, 542 профессор эшли, 1852 кеше доцент дәрәҗәсенә ия.

Мәктәп укытучыларының күпчелеген хатын-кызлар тәшкил итә — 88 процент, урта махсус уку йортлары укытучылары арасында хатын-кызлар - 79 процент, вузларның профессорлар-укытучылар персоналы арасында - 58 процент. Мәктәпләрдә һәр икенче педагогның 20 елдан артык эш тәҗрибәсе бар.



Фото: glavarb.ru
Читайте нас