Республика Башлыгы социаль челтәрләрдә укытучылары һәм сыйныфташлары белән төшкән фоторәсемнәрне урнаштырды.
Бүген, Укытучылар көнендә, төбәк Башлыгы республика халкына үз укытучылары турында искә төшерергә һәм аларны бәйрәм белән котларга тәкъдим итте. Радий Хәбиров шулай ук социаль челтәрләрдә укытучылары һәм мәктәп елларында сыйныфташлары белән төшкән фоторәсемнәрне урнаштырды.
“Гаҗәп. Еллар уза, хәтер яңа кешеләр һәм вакыйгалар белән баетыла, ә укытучылар йөрәктә ничек булган, шулай кала да. Әйдәгез, аларны бүген искә төшерик һәм котлыйк!” — дип язган республика Башлыгы.
Фоторәсемнәрнең берсендә Радий Хәбиров физика укытучысы Аллүрә Сафиуллина, башлангыч хәрби әзерлек һәм география укытучысы Әнвәр Шәңгәрәев белән. Алар белән очрашу 2018 елның 14 декабрендә УДАТУның Ишембай филиалы бинасында, төбәк Башлыгының беренче эш сәфәре вакытында узды. Элек биредә Радий Хәбиров тәмамлаган 11нче мәктәп урнашкан булган.
Фото:bashinform.ru