Республикада яңа коронавирус таралу аркасында кайбер мәктәп укучылары дистанцион укытуга күчерелә.
Республикада яңа коронавирус йогышы аркасында 112 мәктәп өлешчә карантинга ябылды. Бу хакта бүген, 7 октябрьдә, билгеле булды. 203 сыйныф дистанцион укытуга күчерелде, дип хәбәр итә "Башинформ" агентлыгы.
“Хәзерге вакытта республиканың гомуми белем бирү оешмаларында санитар-эпидемиологик хәл тотрыклы, бу исә укытуны гадәти режимда дәвам итәргә мөмкинлек бирә", — дип хәбәр итә РБК басмасы төбәк Мәгариф һәм фән министрлыгына сылтама белән.
Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илдар Мәүлетбирдинның әлеге басма соравына җавап бирүеннән аңлашылуынча, дистанцион укытуга күпләп күчерү өчен нигез юк.
Фото: tv.rbsmi.ru