Башкортстанда булачак беренче сыйныф укучыларының ата-аналарыннан мәктәпләргә документлар кабул итә башлау датасы үзгәртелде.
2020-21 яңа уку елында белем бирү учреждениеләре документларны 1 февральдән түгел, ә 1 апрельдән кабул итә башлаячак. Яңа кагыйдәләр турында Уфаның мәгариф идарәсе башлыгы Елена Хаффазова хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, башта учреждениегә беркетелгән территориядә теркәлгән гаиләләрдән гаризалар кабул ителәчәк. Калган ата-аналар документларны 6 июльдән генә тапшыра ала.
Моннан тыш, документлар хәзер электрон рәвештә кабул ителәчәк. Гаризалар бланклары мәктәп сайтларында урнаштырылачак. Элек беренче сыйныфка укырга керу турындагы гаризалар “Башкортстан Республикасы мәктәпләрен электрон комплектлау” һәм “Дәүләт хезмәте” порталлары аша дистанцион кабул ителде, әмма документларны барыбер мәктәпкә тапшырырга кирәк иде.
Фото: nao24.ru