+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
13 октябрь 2020, 07:15

50 педагогка — 50шәр мең сум

Республиканың 50 иң яхшы башкорт һәм урыс телләре укытучылары Хөкүмәтнең акчалата бүләгенә лаек булды.

Уфада башкорт һәм урыс телләренең иң яхшы укытучыларына республика Хөкүмәтенең акчалата бүләген тапшыру тантанасы үтте. Республиканың 50 иң яхшы башкорт һәм урыс телләре укытучылары Хөкүмәтнең акчалата бүләгенә лаек булды. Бүләкләү тантанасы Уфада Мәгарифне үстерү институтында узды.

Агымдагы елда республика комиссиясе тарафыннан 125 педагогның конкурс материаллары карап тикшерелде, алар­ның 77се — башкорт теле, 48е — урыс теле укытучылары. Башкорт һәм урыс телләренең иң яхшы 50 укытучысына 50шәр мең сум күләмендә акчалата премия бирелде.

“Бу атна вакыйгаларга бай. 5 октябрьдә — Укытучылар, 11 октябрьдә — Республика көне. Бәйрәм алдыннан без респуб­ликабызның иң яхшы дәүләт телләре укытучыларын котлыйбыз. Башкортстан Хөкүмәте һәм республика комиссиясе исемен­нән сезне башкорт һәм урыс телләренең иң яхшы укытучылары конкурсында җиңүегез белән котлыйбыз, бәяләп бетергесез хезмәтегез өчен зур рәхмәт белдерәбез һәм яңа иҗади казанышлар телибез”, — диде Хөкүмәт вице-премьеры Фәнүр Ягафәров.

Укытучыларны мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин да сәламләде.

“Иң яхшы укытучылар, үз эшенең профессионаллары конкурсы тәмамланды. Сез мәгариф системасында үз миссиягезне лаеклы үтисез. Сез балаларны сөйләргә, уйларга, үз фикерләрен матур итеп белдерергә өйрәтәсез. Җәм­гыять­тә үз-үзеңне күзаллый белү һәр заман кешесенең иң мөһим компетенциясе булып тора. Тел белгечләреннән башка бу мөмкин түгел. Сез классиканы, әдәбиятны, җәмгыятьне яратырга өйрәтәсез, укучылар­ның әхлак нигезләрен формалаштырасыз”, — дип ассызыклады министр.

Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең “Башкорт һәм урыс телләренең иң яхшы укытучыларын акчалата бүләкләү турында”гы карары “Башкортстан Республикасы халыклары телләре турында”, “Башкортстан Республикасында мәгариф турында”гы законнарга ярашлы рәвештә, дәүләт телләрен укыту сыйфатын яхшырту, башкорт һәм урыс телләренең иң яхшы укытучыларын матди кызыксындыру максатларында кабул ителде.

Шушы елларда нәтиҗәле һөнәри эшчәнлекләре һәм Башкортстан мәгарифен үстерүгә зур өлеш керткән өчен дәүләт телләренең иң яхшы 650 укытучысына акчалата премияләр тапшырылды.


Читайте нас