+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
13 октябрь 2020, 07:55

Ата-аналарга пособие түләнерме?

Дистанцион уку чорында укучыларның әти-әниләренә пособие түләргә тәкъдим иттеләр.

Дистанцион уку чорында укучыларның әти-әниләренә пособие түләргә тәкъдим иттеләр.

Русиядә, илдәге эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә, планнан тыш каникуллар вакытында 14 яшькә кадәрге укучыларның ата-аналарына вакытлыча эшкә сәләтсезлек буенча пособие түләргә тәкъдим иттеләр.

Әлеге закон проектын Хөкүмәткә карауга ЛДПР фракциясеннән депутатлар төркеме җибәргән, дип хәбәр итә «Известия» басмасы.

Закон проекты авторлары фикеренчә, яңа пособиене, эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә, балалары белән өйдә утыручы, аларның хәвефсезлеген кайгыртучы ата-аналарның берсе, гаиләнең башка әгъзасы яисә баланың законлы вәкиле алачак.

Депутатлар билгеләп үтүенчә, еш кына хезмәткәр эш бирүче белән өстәмә ял алу турында килешә алмый, пособие билгеләү исә шушы хәлдән чыгарга ярдәм итәчәк.



Фото: runaruna.ru
Читайте нас