+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
13 октябрь 2020, 12:40

БДИ вакытында башланырмы?

Киләсе елга чыгарылыш сыйныф укучылары өчен имтиханнар тапшыру тәртибе расланды.

Киләсе елга чыгарылыш сыйныф укучылары өчен имтиханнар тапшыру тәртибе расланды.

2021 елда БДИның төп чоры 24 майдан 1 июльгә кадәр узачак.

БДИ тапшыру тәртибе Русия Мәгариф министрлыгы һәм Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт тарафыннан әзерләнгән. Әлеге документ норматив хокукый актлар проектларының федераль порталында басылды.

БДИ-2021не өч этапта үткәрү планлаштырыла: вакытыннан алда — 22 марттан 16 апрельгә кадәр, төп чорда — 24 майдан 1 июльгә кадәр, өстәмә чорда — 3 сентябрьдән 17 сентябрьгә кадәр.

Билгеле булуынча, агымдагы елда БДИ коронавирус пандемиясе аркасында соңрак вакытка күчерелде, имтиханнар 3 июльдән 8 августка кадәр узды.



Фото: 360tv.ru
Читайте нас