+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
13 октябрь 2020, 16:30

Мәктәпләр “удаленка”га кире кайтамы?

Дистанцион укытуга күчерү буенча яңалыклар бар.

Дистанцион укытуга күчерү буенча яңалыклар бар.

Кичә, 12 октябрьдә, "Телеграм"-BAZA каналы Мәскәүдә балаларны 19 октябрьдә мәктәпләргә кайтарырга ниятләүләре турында хәбәр итте.

Шул ук вакытта 65 яшьтән өлкәнрәкләр, шулай ук хроник авырулары булган укытучылар дистанцион укытачак, ә сыйныфларда тәртип тәэмин итү өчен мәктәпләргә педагогик югары уку йортлары студентларын җибәрәчәкләр.

“Роспотребнадзор” башлыгы Анна Попова “Пандемия-2020: чакырулар, чишелешләр, нәтиҗәләр” дигән халыкара фәнни-гамәли онлайн-конференциясе барышында бүген, 13 октябрьдә, мәктәпләрдә көндез уку Русиянең барлык төбәкләрендә дә диярлек хәвефсез оештырыла, дип белдерде.
Аның сүзләренә караганда, укучыларны өйдә тоту кирәклеге юк.



Фото: activityedu.ru


Читайте нас