+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
13 октябрь 2020, 09:15

Мәктәптә тукландыру тиешле дәрәҗәдәме?

Башкортстан Хөкүмәтендә үткәрелгән оператив киңәшмәдә мәктәптә туклануны оештыру турында фикер алыштылар.

Башкортстан Хөкүмәтендә үткәрелгән оператив киңәшмәдә мәктәптә туклануны оештыру турында фикер алыштылар.

Радий Хәбиров сүзләренчә, хокук бозулар турында ачыктан-ачык сөйләргә кирәк, чөнки бу әлеге өлкәдә хаталарны төзәтергә ярдәм итә.



Сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт комитеты рәисе Алексей Гусев мәгълүматлары буенча, Башкортстан мәктәпләренең 15 процентында туклану тиешле дәрәҗәдә оештырылмаган һәм гамәлгә ашырылмаган.



"Күпме көч салабыз, әмма барыбер сез эшләгән тикшерүләр буенча да сыйфатсыз туклануның 15 проценты ачыкланган - бу күп. Яшермәвегез һәм бу турыда ачыктан-ачык белдерүегез өчен рәхмәт. Дөресен белмәсәк, без мәктәп туклануын оештыруның нинди дәрәҗәдә булуын аңламаячакбыз һәм алга таба китмәячәкбез ", - дип белдерде Радий Хәбиров.



Фото: bebinka.ru
Читайте нас