Уфа мәктәпләренең берсендә укытучының укучысы авызын скотч белән ябыштыруы турында язган идек. Бу вакыйга турында "Пусть говорят" тапшыруының чираттагы чыгарылышы төшерелә.
Җәмәгатьче Зәлифә Барлыбаева социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә, Уфа гимназияләренең берсендә укучыны кыйнау вакыйгасы федераль дәрәҗәгә чыкты, дип хәбәр итә.
Искәртеп узабыз: әлеге гауга 8 октябрьдә башланды. Иптәшләре, математика укытучысы сыйныфташының авызын скотч белән ябыштырды, шулай ук берничә тапкыр аны партага йөзе белән бәрде, дип белдерде. Моннан тыш, ул үз дәресләрендә укучыларны даими рәвештә түбәнсетә дигән фикер дә бар.
«Без тапшыруда катнашырга ризалаштык, мондый резонанс булгач, гаделлек тантана итәр дип өметләнәбез! Укытучы да балигъ булмаган балаларга карата кылыклары өчен җавап тотачак", — ди Зәлифә.