+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
13 октябрь 2020, 06:45

Сынау проекты эшли башлады

Бу максатларга барлыгы 50 миллион сумга якын акча бүлеп биреләчәк.

Укытучылар көнендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән оператив киңәшмәдә мәктәпкәчә белем бирү хезмәтләре базарында хосусый секторга дәүләт ярдәме чаралары турында да фикер алыштылар.

Мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин билгеләвенчә, 2021 елга “Демография” гомум­дәүләт проекты кысаларында өч яшькә кадәр балалар өчен ясле һәм бакчаларда урыннар кытлыгын бетерергә кирәк. Бу мәсьә­ләне хәл итү өчен республикада ата-аналарга дәүләт ярдәме исәбенә шәхси балалар бакчаларында баланы карап-тоту чыгымнарын арзанайтырга мөмкинлек бирүче сынау проекты эшли башлады. Эксперимент 2019 елда Стәрлетамакта старт алды, бу 200 урын оештырырга мөмкинлек бирде. Быел пилот проектына Уфа кушылды. Нәтиҗәдә, башкаланың биш шәхси балалар бакчасы яшь ярымнан өч яшькә кадәр балалар өчен өстәмә 200 урын булдыру өчен грантлар отты.

– Республикада шәхси балалар бакчаларына сертификатлар бирү тәртибен уңышлы сынап карадылар, — диде министр. — Планда — Уфа һәм Стәрлетамакта 1000 балага исәпләнгән пилот проектын үстерү. Бу максатларга барлыгы 50 миллион сумга якын акча бүлеп биреләчәк.

Сертификатны “Республика мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына бердәм электрон чират” дәүләт мәгълүмат системасында исәптә торучы өч яшькә кадәр балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) алырга хокуклы. Шул ук вакытта хезмәт күрсәтү бәясе муниципаль мәктәпкәчә учреж­дениеләрдә балаларны карау буенча ата-аналар түләвенең максималь күләменнән артмаска тиеш. Шулай итеп, Уфа өчен бу көненә — 145 сум, Стәрлетамак өчен — 131 сум. Шәхси мәктәпкәчә белем бирү оешмалары һәр балага республика бюджетыннан

6000 сум субсидия, шулай ук, ата-аналардан муниципалитетта билгеләнгән балалар бакчасы өчен түләү ала. Ай саен бу 8 000 сумнан артык. Моннан тыш, муниципалитет шәхси бакчаларга сертификатлар буенча кабул ителгән өстәмә урыннар булдыруда ярдәм итә.

Башкортстан Башлыгы билгеләвенчә, шәхси балалар бакчалары төбәк казнасына йөкләнешне шактый җиңеләйтә. Төбәк җитәкчесе шәһәр һәм район башлыкларына балалар бакчалары белән булган хәлләрне анализларга, Стәрлетамак һәм Уфа тәҗрибәсен кулланырга кушты.
Читайте нас