"Роспотребнадзор" шундый боерыкка кул куйды.
Башкортстанда югары сыйныф укучылары һәм студентлар арасында коронавирус белән авыручылар санын тикшерәчәкләр. Мондый боерыкка федераль "Роспотребнадзор" кул куйды, дип белдерә Гигиена һәм эпидемиология үзәге баш табибы Анна Казак.
Хәзер төбәк ведомстволары —“Роспотребнадзор”, Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Мәгариф һәм фән министрлыгы мониторинг үткәреләчәк белем бирү учреждениеләрен билгеләргә тиеш булачак. Гомумән алганда, ун уку йортын: дүрт мәктәп, өч урта һөнәри белем бирү һәм өч вузны тикшерергә планлаштыралар. Аларның һәркайсында ПЦР ысулы белән очраклы ун укучыны сынаячаклар.
Башкортстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Ирина Кононова хәбәр итүенчә, әлеге тикшерүләрнең нәтиҗәләре көндезге яисә читтән торып уку формасын сайлап алуга йогынты ясарга мөмкин.
Фото: kurez.com