+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
21 октябрь 2020, 16:40

Башкортстан - профессионаллар төбәге

Башкортстан Республикасы "Мин — профессионал " олимпиадасына теркәлү саны буенча лидер төбәкләр бишлегенә керде.

Башкортстан Республикасы "Мин — профессионал " олимпиадасына теркәлү саны буенча лидер төбәкләр бишлегенә керде.

8 октябрьдә студентларның «Мин — профессионал» Бөтенрусия олимпиадасына теркәлү башланды. 20 октябрьгә Башкортстан Республикасы югары уку йортлары студентлары ярышларда катнашу өчен 4 меңнән артык гариза биргән дә инде. "Мин - профессионал" — Русиянең Фән һәм югары белем министрлыгы гамәлгә ашырган проектларның иң мөһимнәренең берсе.



8 октябрьдән 24 ноябрьгә кадәр проектның рәсми сайтында «Мин — профессионал» Бөтенрусия студентлар олимпиадасының дүртенче сезонына теркәлү барачак. Беренче 12 көн эчендә ярышларга теркәлү саны 122 меңнән артып китте. Теркәүләр саны буенча лидерлар бишлегенә Башкортстан да керде.



2020-21 уку елында "Мин - профессионал" 72 төрле юнәлеш буенча үткәрелә. Проектта Русия югары уку йортларының бакалавриат, магистратура яки специалитет студентлары катнаша ала. Һәр катнашучы үз көчен бер яки берничә юнәлештә сынап карый ала.



Олимпиаданың сайлап алу онлайн-этабы 27 ноябрьдә башлана. Катнашучылар барлык биремнәрне дә дистанцион рәвештә башкарачак. Онлайн-сайлап алуны уңышлы узган студентлар йомгаклау этабына чакыру алачак. Ул 2021 елның февраль уртасыннан апрель ахырына кадәр булачак. «Мин — профессионал» Олимпиадасының дүртенче сезоны дипломантлары исемнәре 2021 елның маенда билгеле булачак.



Фото: главарб.ру


Читайте нас