Ул 1650 укучыга исәпләнгән.
Әлеге вакытта Уфада гына түгел, республикада да иң зур мәктәпләрнең берсе төзелә. Ул Инорс бистәсендә күтәрелә һәм 1650 укучыга исәпләнгән.
Мәктәп шулай ук балалар бакчасы һәм спорт блогын үз эченә алган гомуми белем бирү үзәге составына керә. 2019 елда 345 урынлык балалар бакчасы төзелеп беткән һәм файдалануга тапшырылган. Ул "Өч яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем бирү шартларын булдыру" төбәк проекты кысаларында төзелгән. Объектның гомуми мәйданы, спорт блогын исәпкә алып, 25,5 мең квадрат метр тәшкил итә, төзелеш мәйданы - 10,3 мең квадрат метр.
Мәктәп проект белән биш блокка бүленгән. Бүген эшләр бер үк вакытта барлык блокларда да башкарыла. Әлеге мәктәптән тыш, хәзерге вакытта республика башкаласында берьюлы 925 урынлык биш яңа мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе төзелә, шуларның өчесе Сипайлово һәм берсе «Яркий» һәм Баланово-Ново-Александровка бистәләрендә. Алар барысы да агымдагы елда кулланышка кертеләчәк.