Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Республика йортында төбәктә дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-белем бирү үзәген булдыру буенча киңәшмә үткәрде. Анда Сколково фән һәм технологияләр институты (Сколтех) ректоры Александр Кулешов һәм республиканың әйдәп баручы югары уку йортлары җитәкчеләре катнашты.
Киңәшмәдә Радий Хәбиров һәм Александр Кулешов Башкортстан Хөкүмәте, Сколково фән һәм технология институты һәм Башкортстан мәгариф оешмалары арасында дөнья дәрәҗәсендәге югары уку йортлары консорциумын булдыру турында килешүгә кул куйдылар.
Консорциумга Башкорт дәүләт университеты, Башкорт дәүләт медицина университеты, Уфа дәүләт авиация техник университеты, Уфа дәүләт нефть техник университеты, Русия Фәннәр академиясенең Уфа федераль тикшеренү үзәге керде.
Консорциумның бурычы - технологияләрне булдыру һәм аларны икътисадның реаль секторына кертү өчен көчләрне, кадрлар һәм инфраструктура ресурсларын берләштерү.
Башкортстан Хөкүмәте һәм Сколтех уртак эшнең киң спектры буенча алга таба хезмәттәшлекне үстерү турында килешү төзеделәр.
Төбәк Башлыгы Сколтех коллективына республика башлангычларына, шул исәптән Евразия фәнни-тикшеренү үзәген төзүгә ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде.
– Без хезмәттәшлек белән бик кызыксынабыз һәм дөнья дәрәҗәсендәге фәнни-белем бирү үзәге статусын алу бәйгесендә катнашу өчен тырышабыз, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Сколтех белән хезмәттәшлек уникаль компетенцияләргә керү мөмкинлеге бирә, ә иң мөһиме – Халыкара фәннең булмышын күрсәтүче экспертларны һәм галимнәрне җәлеп итүгә юл ача.
Фото: "Глава РБ"